16+

Киосклар югала

Күпләрегез игътибар иткәндер инде, Казанда җәмәгать транспорты тукталышларында торган киосклар бер-бер артлы юкка чыга башлады. Мин гел сагыз сатып ала торган киосктан да кичә җилләр искән иде. Шунысы гаҗәп, аларны ничек төяп алып киткәннәрен күрмичә дә калабыз.

Киосклар югала

Күпләрегез игътибар иткәндер инде, Казанда җәмәгать транспорты тукталышларында торган киосклар бер-бер артлы юкка чыга башлады. Мин гел сагыз сатып ала торган киосктан да кичә җилләр искән иде. Шунысы гаҗәп, аларны ничек төяп алып киткәннәрен күрмичә дә калабыз.

Киоскларның кыскартылу кампаниясе башкалада беренче тапкыр гына уздырылмый. Аларның бер өлешен Казанның меңьеллыгын уздырыр алдыннан япканнар иде инде. Монысы Универсиада алдыннан булган икенче дулкын. Шулай итеп, бу җәйдә тукталышлардагы «24 сәгать»ләрнең соңгы сәгатьләре суга.
Һәр нәрсәнең бер яхшы ягы, бер начары була дигәндәй, монда да халыкта төрле караш. Тәүлегенә 24 сәгать эшли торган бу киосклардан, гадәттә, төнлә яшьләр өзелми, 18 яше тулмаганнар да бернинди каршылыксыз «тәрәзәдән» сыра, тәмәке сатып алалар. Сатучы башын тыгып карамагач, кем алганын күрми дә.
Киоскларны ябуның начар яклары да юк түгел. Хәзер, сагыз сатып алыр өчен дә, урамның шактый читендә урнашкан азык-төлек супермаркетларына керергә туры килә, ә анда исә чират. Үз эшен булдырган күпме эшмәкәрнең дә бизнесына балта чабыла. Узган елның көзендә, киоскларны ябарга дигән карар чыкканчы, Казан шәһәрендә бу төр сәүдә нокталарының саны 2800 була. Шулай да, аларның 900ен калдырырга җыеналар иде. Сәбәбе, алар урнашкан кайбер җирләрдә (бистәләрдә) башка эре сәүдә нокталары юк икән.
Хәер, бездә тарих кабатланучан бит ул. Универсиаданы исән-сау гына үткәреп җибәргәч, яңгыр астыннан үсеп чыккан гөмбәләр кебек, киосклар үз эшләрен кабат башлап җибәрергә дә бик мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading