Казанда 25 июньдә 10.00 сәгатьтә Һади Такташ урамындагы Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә “Аждаһа” кытай көймәләре бәйрәме – Кытай Сабантуе була.
– “Аждаһа” көймәләре Кытайда иң төп бәйрәмнәрнең берсе. Аның тарихы 2 мең елдан артык, әлеге бәйрәм ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелгән. “Аждаһа” көймәләре бәйрәмен башкалабызда үткәрү тәкъдимен Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде хуплады, – диде Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры, республикада байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе рәисе Олег Коробченко.
– Сабантуй ул – татар халкының милли бәйрәме. Бу спорт чарасын “Кытай Сабантуе”, дип игълан итү бик үк урынлы гамәл түгел. Олег Владимирович, сез ничек уйлыйсыз? – дип, фикеремне әйттем матбугат конференциясендә.
– Татарстанда быел – Милли мәдәниятләр елы. “Аждаһа” көймәләре бәйрәме, дип кенә әйтсәк, ул халыкта зур кызыксыну тудырмас иде. Сабантуйны беләләр. Бирендә көймәләрдә узыш белән генә чикләнелми, ә Сабан туендагы кебек төрле уеннар да оештырыла. Кытай Сабантуе, дип, бәйрәмнең колачын киңәйтү максатыннан гына әйтелде, – дип җавап бирде Олег Коробченко.
Минем уйлавымча, Сабан туен теләсә нинди чараларга “коерык” итеп тагырга ярамый. Болай юмартлансак, милли мирасыбыз да калмас.
“Татарстан Республикасында байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе” төбәк спорт җәмәгать оешмасы директоры Андрей Зарубин таныштырганча, “Аждаһа” көймәләрендә узышта республика предприятиеләреннән 20 команда катнаша.
—Җиңүче командага Кубок бирелә, акчалата бүләкләүләр юк. Шул ук көнне Кабан күлендә Татарстан Республикасы Кубогына байдаркаларда узыш та үткәрелә, – диде Андрей Зарубин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар