16+

"Көненә егермеләп кеше әйбер китерә. Кием алырга килүчеләр тагын да күбрәк"

Россия экологик операторы иске киемнәрне чүп контейнерларына ташлаудан этаплап баш тартырга тәкъдим итә.  Компаниянең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Россиядә 2 миллион тоннага якын тукыма калдыклары барлыкка килә.

"Көненә егермеләп кеше әйбер китерә. Кием алырга килүчеләр тагын да күбрәк"

Россия экологик операторы иске киемнәрне чүп контейнерларына ташлаудан этаплап баш тартырга тәкъдим итә.  Компаниянең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Россиядә 2 миллион тоннага якын тукыма калдыклары барлыкка килә.

Бу сан елдан-ел арта барадыр, мөгаен. Ни өчен дигәндә, чит ил галимнәре үткәргән тикшеренүләргә караганда, хәзер киемнәр 2000 елдагыдан ике тапкырга күбрәк җитештерелә икән, елына 62 миллион тонна тирәсе. 2030 елга бу күрсәткеч 102 миллион тоннага җитәргә мөмкин.

Экологик оператор тукыма калдыкларын контейнерларга ыргытуны этаплап тыюдан тыш, кием кибетләренә дә таләпләр кертергә ниятли. Планнары барып чыккан очракта, кибетләр иске кием кабул итү өчен махсус контейнерлар куярга мәҗбүр булачак. 

Андый тәҗрибә үзебездә дә бар. “День добрых дел” хәйрия оешмасы Казанның бер сәүдә үзәгенә иске киемнәрне җыю өчен контейнер урнаштырды. Моннан тыш Калинин урамы, 3нче йортта «Хорошие руки» дигән хәйрия склады да бар.

Ремонтлап булмый торган аяк киемнәреннән кала бөтен әйберне дә кабул итәләр: кием-салым, уенчыклар, китап, савыт-саба. 
Склад кураторы Виктория әйтүенчә, киемнәрнең бөтен төрен һәм теләсә нинди хәлдәгесен дә алып килергә була, шул исәптән искеләрен дә.

– Аларын этләр приютыннан килеп алалар. Киярлек хәлдә булганнарын элеп куябыз. Складка көненә егермеләп кеше әйбер китерә. Кием алырга килүчеләре дә бар. Алары хәтта күбрәк тә, якынча утыз-илле кеше. Урамнан кергән теләсә кайсы кеше аена бер тапкыр складтан әйбер алу мөмкинлегенә ия. Әмма үзе белән документы булырга тиеш, – ди ул. 

Склад эш көннәрендә – сәгать 10.00-18.00, шимбә һәм якшәмбедә 10.00.-14.00гә кадәр эшли.
Борһан Шаһиди урамындагы мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә торган  «Приют человека» пунктына да үзегездән арткан киемнәрне алып барып бирә аласыз. 
“Благо Дарим” хәйрия фонды да җыелган кием-салымны авыр тормышта яшәүчеләргә тарата.

– Халыктан җыелган әйберләрне сортларга аерып дезинфекциялибез дә өч категориягә бүләбез, – ди оешма җитәкчесе Алсу Шәрифуллина. – Биркасы сакланган яңа киемнәрнең бер өлешен символик бәягә сатуга куеп, аннан кергән акчаны фондны үстерү өчен тотабыз. Калган өлешен һәм шулай ук яхшы хәлдәгеләрен мохтаҗларга бирәбез. Кулланып булмый торганнарын, ягъни бөтенләй искеләрен эт һәм мәчеләр приютына тапшырабыз. Чүп полигоннарында череп ятып, планетабызга зыян китермәсен дисәк, контейнерларга ташламыйк. 

Кием-салымны “Kazan MALL”, “Леруа Мерлен”, “Горки парк” сәүдә үзәкләренә куелган контейнерларга алып барып салырга, шулай ук Усады бистәсе, Счастливая урамы, 11нче йортта урнашкан офиска, Габишево бистәсенең Муса Җәлил урамында урнашкан мәчеткә тапшырырга була. 50 килограммга кадәр җыелса, 500 сумга (Казан буйлап) үзләре дә алып китә.

Фото: freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading