16+

Көньяк-көнчыгыш Азиядән соңгы хәбәрләр

Быел беренче кар сентябрьдә үк төшүенә карамастан, кышны һаман да көтеп җиткерә алмыйбыз. Ноябрь ае өчен гадәти булмаган җылы һава торышы депрессия, кәефсезләнү хисен, баш авыртуларны тудыра.

Көньяк-көнчыгыш Азиядән соңгы хәбәрләр

Быел беренче кар сентябрьдә үк төшүенә карамастан, кышны һаман да көтеп җиткерә алмыйбыз. Ноябрь ае өчен гадәти булмаган җылы һава торышы депрессия, кәефсезләнү хисен, баш авыртуларны тудыра.

Болар - дөньякүләм глобаль җылылыкның нәтиҗәләре. Хәер, аның йогынтысы бездә түзәрлек әле. Көньяк-көнчыгыш Азия дәүләтләре исә, глобаль җылылык аркасында, инде ничә атналар буе тайфуннардан иза чигә.
Филиппин утрауларына һөҗүмен узган җомга көнне үк башлаган «Хайян» тайфунының дәүләт тарихына иң җимергеч һәм иң күп корбанлы давыл буларак кереп калуы ихтимал. Ул 9,5 миллион кешегә зыян китергән. Тайфун котырынып узган урыннарда инде 300гә якын үлем очрагы теркәлгән, әмма корбаннарның саны 10 мең чамасы ук булырга мөмкин, дип белдерә Ил хөкүмәте. Төгәл саннар коткаручылар яр буенда урнашкан торак пунктларга барып җитеп, андагы хәлне өйрәнгәч кенә билгеле булачак. Егәрен бераз киметкән тайфун инде Вьетнам һәм Кытайга таба юл тота.
Филиппин утрауларында хәзерге вакытта 50ләп Россия туристы калуы да билгеле. Россия илчелеге аларны туган якларына кайтарту мәсьәләсен хәл итү белән мәшгуль.
Көньяк-көнчыгыш Азиядән килгән һәм шулай ук Россия гражданинына бәйле булган тагын бер соңгы яңалыклар - Сергей Полонскийның кулга алынуы. 5,7 миллиард сум акча урлауда гаепләнгән һәм халыкара эзәрлекләнгән эшмәкәр-мошенник кичә Камбоджада тоткарланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading