16+

Консерваториядә яхшы түлиләр

Россия дәүләт инновацияле технологияләр һәм эшмәкәрлек университетында мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы 92,6 мең сум. Татарстан вузлары арасында беренчелек Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә. Биредә укытучылар уртача 50,7 мең сум алалар.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия вузларында укытучыларның уртача хезмәт хаклары турында мәгълүматны бастырып чыгарды. Ә аңарчы министр Дмитрий Ливанов, аена 20-30 мең сум алучы вуз мөгаллимнәре турында ишетеп, гаҗәпкә калган иде. «Моның берничә аңлатмасы булырга мөмкин. Беренче вариант: шул хезмәт хакына эшләргә риза булган укытучының һөнәри дәрәҗәсе дә шуның кадәр генә. Икенчесе: мөгаллимнәр берьюлы берничә вузда эшли, шуңа күрә акчаны азрак ала. Һәм өченче вариант: укытучылар чыгымнарының бер өлешен студентлардан каплата. Мондый хезмәт хакы түләгән вузны нәтиҗәле эшли дип әйтеп булмый инде», - дип белдерде министр. Шундый ук икътисади шартларда булып та, хезмәткәрләренә 50-60 мең түләүче вузлар барлыгын да билгеләп үтәргә онытмады Д.Ливанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading