16+

Копылов урамындагы үги бала хәлендәге йорт

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуратурасы «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата административ эш кузгатты.

Копылов урамындагы үги бала хәлендәге йорт

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуратурасы «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата административ эш кузгатты.

Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан идарәче компаниянең торак кануннарын ничек үтәве тикшерелгән, шулай ук торак йортларның нинди хәлдә булулары да игътибарга алынган. Копылов урамы, 5/1 адресындагы торак йортта хуҗасызлык һәм җавапсызлык мисалы аеруча күзгә ташланган. Баскыч мәйданчыкларындагы тәрәзә аралары пәрәвезгә баткан, тупсалардагы, шулай ук беренче катта подъезд диварларындагы буяулар купкан. Йортның эчке электр җиһазлары карап-тикшереп чыгылмаган: подъездда чыбыклар асылынган, төрлечә ялганган, сүндергеч приборлар ватык. Инженерлык җиһазларын да даими төзекләндереп, яңартып тормау билгеләре ап-ачык. Салкын су белән тәэмин итү һәм канализация торбалары кулланылышта. Ләкин, 7 нче подъезддан кала, барлык торбалар бик искергән, әле бер, әле икенче җиреннән эретеп ябыштырылган, «хомут»лар беркетелгән.
Россия Федерациясе Торак кодексының 161 нче маддәсе нигезендә күпфатирлы йорт идарәсе гражданнарның уңайлы һәм имин көнкүрешен тәэмин итәргә, йорттагы гомуммилекне төзеклектә тотарга, куллану мәсьәләләрен чишәргә, шулай ук коммуналь хезмәтләр күрсәтергә тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Д.Кутенков торак фондны файдалану кагыйдәләренең һәм техник нормаларның бозылуына юл куйган.
Авиатөзелеш районы прокуратурасының хәбәр итүенчә, тикшерү уздырылганнан соң, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 7.22 нче маддәсе нигезендә «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» директорына карата административ эш ачылган. Кодекстагы 7.22 нче маддә торак йортларны һәм торак биналарны карау һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга кагыла. Хәзер административ эшне карау бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading