16+

Коррупция безне үлемгә илтә...

Кичә Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның Четаев урамындагы бинасында Татарстан Яшьләр берлеге тарафыннан оештырылган «Коррупция - яшьләр күзлегеннән» дигән форум үтте.

Коррупция безне үлемгә илтә...

Кичә Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның Четаев урамындагы бинасында Татарстан Яшьләр берлеге тарафыннан оештырылган «Коррупция - яшьләр күзлегеннән» дигән форум үтте.

Беренче булып уку йортының режим һәм куркынычсызлык буенча проректоры Александр Смирнов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, ришвәтчелек комплекслы эш таләп итә. «Яшьләрнең актив эшчәнлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк. Студентлар белергә тиеш: бүген белемне сатып алсаң, иртәгә начар белгеч буласың һәм эшсез каласың».
Россия Яшьләре берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Светлана Пермякова үзләре үткәргән сораштыру турында сөйләде. Халык фикере буенча, иң күп ришвәт ЮХИДИ хезмәткәрләренә бирелә. Шулай ук балалар бакчасы, мәктәпләр дә ришвәтчелекнең чәчәк аткан урыннарыннан санала. Сораштырылганнарның 51 проценты ришвәт белән бәйле хәлгә тарыган, 40 проценты исә үзе ришвәт биргән. Былтыр Россиядә барлыгы 164 млрд сумлык ришвәт бирелгән. Пермякова сүзләренчә, Ту-154 очкычын шартлаткан террорчылар 1000 сум ришвәт биреп кергән булган. Коррупция әнә шулай безне үлемгә илтә, ди ул.
ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт буенча баш киңәшчесе Иван Гущин: «Халык законнарны белми, шуңа, үзе дә белмичә, ришвәт бирергә мәҗбүр», - диде. Аның тамашачы студентларга: «Зачет һәм имтихан вакытында сез дә моның белән очрашасыз», - дигән сүзләренә зал дәррәү: «Юк!» - дип җавап бирде. Гущин әфәнде шулай ук Арча, Буа, Азнакай һ.б. районнарда ришвәтчелек очраклары күзәтелүен әйтеп үтте.
Кеше хокуклары буенча Татарстан Республикасында тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, 2011 елда, 2010 ел белән чагыштырганда, ришвәтчелеккә бәйле мөрәҗәгатьләр 45 процентка үсте, дип белдерә. Мондый гамәлләр бигрәк тә армия сафларында хезмәт итүдән качып калганда эшләнә.
Чыгышлардан соң, 4 командага бүленеп, студентлар ярышларга таралды. Әгәр яшьләр чын-чынлап ришвәтчелеккә каршы көрәшсә, киләчәктә алга китәселәребез бар әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading