16+

«Коткаручы машиналар» кайтты

Универсиада объектларын янгын куркынычыннан сакларга яңа махсус техника кайтарылды.

«Коткаручы машиналар» кайтты

Универсиада объектларын янгын куркынычыннан сакларга яңа махсус техника кайтарылды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аша Универсиада объектларын янгын куркынычыннан сакларга яңа 10 махсус техника кайтарылды. Моңарчы файдаланылышта булганнарыннан аермалы буларак, бу машиналар шәһәр шартларында куллану һәм шәһәр яны объектлары янына тар урыннарга үтеп керү өчен уңайлы, күп кенә детальләре алюмин һәм пластиктан булганга, күгәрү үзлеге түбән, моторы ягулык сарыф итүдә дә (100 чакрымга уртача 20 литр), герметиклыгы ягыннан да өстенлекле. Ул коткару эшләре өчен күп кенә кирәк-яраклар белән баетылган (инструментлар бүлемтек-отсекларга урнаштырылган һәм тиз генә алу өчен уңайлы, ишекләре дә шудырма юл белән ачыла-ябыла) һәм күп кенә хезмәтләр автоматлаштырылган. Гомумән алганда, машина бик катлаулы шартларда эшләүне күздә тотып җитештерелгән.
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы барышында күркынычсызлык тәэмин ителеше өчен бик кирәкле техника аннан соң да Казан янгын сакчылыгы гарнизонында калачак, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading