16+

Күп балалы гаиләләргә җир – Биектауда һәм Лаешта

Россия Президенты башлангычында, 2011 елның июнендә «Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек турында»гы федераль законга һәм РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертелде.

Күп балалы гаиләләргә җир – Биектауда һәм Лаешта

Россия Президенты башлангычында, 2011 елның июнендә «Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек турында»гы федераль законга һәм РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертелде.

Нәтиҗәдә күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен бушлай җир кишәрлеге алу мөмкинлеге туды. Казанда әлеге хокукка 3 мең гаилә ия. Башлангыч этапта Биектау районында Коймары белән Иске Тура авыллары арасындагы җирне бүлеп бирү уйланылган иде. Мэрия «ASC инвестиция компаниясе»ннән 300 гектар җир сатып алды. «Лаеш районының Сокуры авылы тирәсеннән дә җир кишәрлекләре биреләчәк. Хәзер документлаштыру эшләре бара», - дип хәбәр итте шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. Мэр Илсур Метшин мәсьәләгә карата үзенең фикерләрен җиткерде. «Эшкуар Алексей Семин булышлык күрсәтте. Башка кешеләрдән дә җир кишәрлеге сатып алу хакында уйланыла. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре төрле урыннардан тәкъдим ителәчәк. Бездә елга Казанны ике өлешкә бүлгән. Берәүләргә - Биектау районындагы, икенчеләргә Лаеш районындагы җирләр уңайлы. Яңа Савин ягында яшәргә күнеккәннәргә Биектау кулай», - диде ул.
Шәһәр башлыгы күп балалы гаиләләргә биреләчәк җир кишәрлекләренә инженерлык коммуникацияләре (газ, җылылык һәм электр челтәре) сузу эшләренә аерым игътибар юнәлтергә чакырды. Мэр Илсур Метшин: «Сентябрьгә җир кишәрлекләрен сайлап алуны өлгертсәк, күп балалы гаиләләргә яңа уку елына бүләк булыр иде», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading