16+

Кремль түбәсен алыштыралар

Кичә башкалабыз Кремленең бер манарасында түбә алыштыру эшләре башланып китте.

Кремль түбәсен алыштыралар

Кичә башкалабыз Кремленең бер манарасында түбә алыштыру эшләре башланып китте.

Ул тирәләрдән үткәндә манара түбәләренең гади агачтан икәненә игътибар иткәнегез бардыр, мөгаен.
Вакыт үтү, кояш, дым тарту нәтиҗәсендә алар шактый череп, яраксыз хәлгә килгән булган.
Шулай итеп, бу берничә көн дәвамында казанлылар һәм башкала кунаклары «түбәсез» Кремльне күрә ала. Бер яктан караганда, иске түбәләрне алыштыру яхшы, икенче яктан бик тә жәл, чөнки алар йөзьеллык корылмалар бит!
Казан Кремлендә төзекләндерү эшләре алып бару 2012 елга планлаштырылган иде. Тагын шуны да әйтеп узарга кирәк, төзекләндерү эшләре алдан билгеләнгән катгый таләпләр астында бара, чөнки тарихи бинаның үз йөзен югалтмавы мөһим. Мәсәлән, яңа куелачак ишекләрнең өсләре элеккегеләре кебек үк ярымай формасында булачак.
Быел Казан Кремлендә уздырылачак төзекләндерү эшләре өч миллион ярым сумга төшәчәк икән. Һәм ул 2012 елның декабренә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading