16+

Көрәк заманы түгел

Татарстан Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров 20 мартта узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Менделеевск районы юл хезмәтен тәнкыйтьләде.

Көрәк заманы түгел

Татарстан Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров 20 мартта узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Менделеевск районы юл хезмәтен тәнкыйтьләде.

«Ижевск» трассасында бүген ике машина бәрелешүдән километрларга сузылган бөке хасил булды. Юл кардан чистартылмаган. Шушы участокка җаваплы Менделеевск юл хезмәтенең грейдеры ватык, эшчеләр комны трассага көрәк белән сибә. Көрәк белән эшли торган заманнар түгел бит инде хәзер, тормыш алга бара. Техник мөмкинлеге начар подрядчы оешмалар белән озак - 5 елга кадәрле вакытка килешү төзергә ярамый», - диде Әсгать Сәфәров.
«Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе» учреждениесе җитәкчесе Ислам Галләмов күп кенә районнарның һәм шәһәрләрнең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча федераль программага үз планнарын җибәрмәгәнлекләренә игътибар юнәлтте. Планнарны быелның 15 апреленә кадәр ЮХИДИ идарәсенә тапшырырга кирәк. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, үз вакытында заявка-гариза җибәреп, федераль программа исемлегенә эләгеп калу ул - юл иминлеген яхшырту эшләренә акчалы булу дигән сүз, дип, мәсьәләгә җитди карарга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading