Ә мин булдым. Һәм моңа сәбәп тә бар иде. Чөнки Төркиянең Эрҗиес университетында укучы сеңлем Гөлназ аркылы, Кайсери шәһәрендәге таныш апалары, кәрмәздә сатарга, дип, әйберләр биреп җибәргән иделәр. Әманәткә хыянәт итү юк - илтеп тапшырдык.
Аларның әллә кайдагы Казанда кәрмәз буласын белеп торулары бик кызык тоелды. Нәрсә икән соң ул кәрмәз, дип, мин дә Халыклар дуслыгы йортында узган хәйрия ярминкәсенә бардым һәм чыннан да шаккаттым. «Бездә хатын-кызлар, гадәттә, өйдә чигү чигеп, бәйләп, тегү тегеп вакытларын уздыралар», - диләр төрекләр. Кара инде, өйдә утырудан тәм таба беләләр икән, дидем, андагы чиккән, бәйләгән, теккән, ясаган әйберләрне күргәч. Рәт-рәт тезелеп киткән милли ризыкларның да ниндиләре генә юк. Осталык дәресләре уздыру өчен дә урынны кызганып тормаганнар. Анысы да буйдан-буйга сузылып киткән. Олысы-кечесе шунда.
Быел инде кәрмәз тугызынчы тапкыр узды. Әлеге хәйрия ярминкәсеннән кергән акча һәр елны мохтаҗлар файдасына тотыла. Аның сугыш елларында эшләгән укытучыларга бирелгән чагы да, балалар йортларына, катлаулы операция таләп ителүчеләргә тапшырылган чаклары да булды. «Быел да мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итәчәкбез», - дип аңлатма бирде миңа әлеге эшнең эчендә кайнаган Сәвилә ханым.
Кәрмәзнең төп оештыручылары - Казанда яшәүче төрекләрнең «Анадолу» милли-мәдәни автономиясе һәм «Салават күпере» гомумбелем бирү шәхси мәктәбенә бу изге эштә ярдәм итәргә теләүче башка милләт вәкилләренең дә булуы күңелле хәл. Изгелекләре изгелек булып кайтсын. Мин дә акча кызганып тормадым. Бусын - әниемә, тегесен - әбиемә, монысын туганнарыма бүләк итәрмен дип, дөнья кадәр әйбер - эскәтерләр, чигүле алъяпкычлар, ыргаклы энә белән бәйләнгән түрләмәләр сайладым. Бәйрәм алдыннан дус кызларымны да истән чыгармадым. Күз нурларын түгеп кулдан эшләнгән әйбернең җылысы бөтенләй башка шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар