16+

Кунак җыя «Каравон»

Лаеш районы Рус Никольское авылы елдагыча май аенда үзендә зурлап бәйрәм үткәрергә җыена. Быел 20 еллыгын билгеләячәк «Каравон» рус фольклоры фестивале 26 майда Россиянең төрле төбәгеннән фольклор җәүһәрләрен туплаячак. Юбилей елы уңаеннан монда Татарстан Президенты, Мәскәүдән Россия халык иҗаты дәүләт йортыннан да рәсми кунаклар катнашыр дип көтелә.

Бүгенгесе көнгә төрле төбәкләрдән фестивальдә катнашырга теләк белдергән 118 гариза алынган инде, әмма Министрлар Кабинетында узган брифингта мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова һәм Лаеш муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев әйтүенчә, фестивальдә катнашучыларның төгәл саны турында әлегә әйтеп булмый. Чөнки фестиваль башланырга бер-ике көн кала теркәлүчеләр дә юк түгел икән. Быел исә оештыручылар 135-140 гариза булыр дип уйлый.
«Каравон» фестивале ачылышы иртәнге 11гә планлаштырылган. Ә иртәнге 10нан инде сату мәйданнары, декоратив-гамәли сәнгать, халык иҗаты үрнәкләре, сувенирлар тәкъдим иткән нокталар эшли башлаячак. Монда шулай ук аттракционнар, балалар мәйданчыгы, кафелар эшләячәк. 10-12 мең кеше сыйдырышлы мәйданга урнашкан фестиваль кысаларында төп сәхнәдән кала, тагын өч кечкенә сәхнә булачак. Анда республиканың районнардан килгән профессиональ бию коллективлары чыгыш ясаячак, шулай ук иң яхшы фольклор ансамбльләре үзләренең талантын күрсәтәчәк. Быел фестивальгә Петербургның «Иван Купала» төркеме дә киләчәк икән.
Автобуслар иртәнге 8.30 сәгатьтә Г.Камал, «Корстон» күңел ачу комплексы, Кол Гали, Җиңү проспекты, Рәшит Ваһапов, Петров паркы, Химиклар һәм Ленин исемендәге мәдәният йортлары тукталышларыннан кузгала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading