16+

«Куркуны җиңдем, мускулларны ныгыттым»

Якташларыбыз Россия күләмендәге җиңүләре белән сөендереп тора. Динә Гарипова һәм «Большие танцы» проектында беренче урынны яулаган биючеләребездән эстафетаны танылган алып баручы Максим Шәрәфетдинов алды. «Беренче канал»дан барган «Вышка» тапшыруында катнашучы егет, Универсиада вакытында Казанга килгәч: «Казанлыларның уңышларын дәвам итүне үземә максат итеп куйдым», - дигән иде. Сүзендә торды бит! «Вышка»да...

Якташларыбыз Россия күләмендәге җиңүләре белән сөендереп тора. Динә Гарипова һәм «Большие танцы» проектында беренче урынны яулаган биючеләребездән эстафетаны танылган алып баручы Максим Шәрәфетдинов алды. «Беренче канал»дан барган «Вышка» тапшыруында катнашучы егет, Универсиада вакытында Казанга килгәч: «Казанлыларның уңышларын дәвам итүне үземә максат итеп куйдым», - дигән иде. Сүзендә торды бит!
«Вышка»да катнашучылар суга сикерү спорты буенча көч алышты. Тик профессиональ спортчылар урынында танылган шоу-бизнес «йолдызлар»ы, артистлар һәм журналистлар иде. Җиңүченең кем булачагын алдан фаразлау кыен иде, барысы да сикерү барышында хәл ителде. Проектның финалында исә Максим Шәрәфетдиновка тиңнәр булмады.
Максим - Казанда туып үскән, «Эфир» телеканалындагы «Город» тапшыруында һөнәри карьерасын башлаган якташыбыз. 2007 елдан бирле ул «Беренче канал»дагы «Хәбәрләр» тапшыруында алып баручы булып эшли. «Мин биеклектән курка идем, проект аны җиңәргә ярдәм итте. «Вышка»га сайлап алынганда физик яктан әзерлегем дә мактанырлык түгел иде, бер ай эчендә мускулларымны ныгыттым. Суга сикергәндә иң курыкканым: күзләремә, йөземә зыян килү, эшемне югалту иде», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Максим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading