16+

Кышны озаттык, дуслыкны ныгыттык

Көннәр дә җылыта башлады, кояш та хәзер алсу нурларын ныграк тарата - табигатькә яз килә. Нәкъ менә шушы вакытта рус, мари, чуаш халыкларының бик борынгыдан килә торган, кышны озатып, язны каршылый торган бәйрәме бар - Май чабу (Масленица).

Кышны озаттык, дуслыкны ныгыттык

Көннәр дә җылыта башлады, кояш та хәзер алсу нурларын ныграк тарата - табигатькә яз килә. Нәкъ менә шушы вакытта рус, мари, чуаш халыкларының бик борынгыдан килә торган, кышны озатып, язны каршылый торган бәйрәме бар - Май чабу (Масленица).

Казан милли тикшеренү технология университетында да (КМТТУ) Май чабу бәйрәмен үткәрү инде традициягә әйләнде. Быел исә университет студентлары бу бәйрәмгә 25 нче тапкыр җыелды.
Әмма КМТТУ студентлары өчен әлеге чара тагын да зуррак мәгънәгә ия, чөнки ул, кышны озату бәйрәме булудан тыш, республикада яшәүче төрле халыклар һәм милләтләр арасындагы дуслыкны, бердәмлекне тагын да ныгыту, үзара якынаю өчен дә әһәмиятле. Аны бу уку йортында үткәрү традициясен дә университетның нәкъ менә 25 ел элек оешкан Халыклар дуслыгы клубы тергезеп җибәрә. Әлеге бәйрәмне оештыручы - Халыклар дуслыгы клубының җитәкчесе, университетның гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Мушарованың әйтүе буенча, клубның төп максаты - республикабызда яшәүче төрле милләт һәм халыкларның дуслыгын ныгыту, аларны бердәм итү, ә төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышу моңа ирешүнең бер юлы булып тора. Университетның 4 нче аспирантлар һәм студентлар йортында узган Май чабу бәйрәмендә дә күптөрле халыкларның мәдәнияте белән танышырга була иде. Бәйрәмдә катнашучыларга Карина Гиваргиз «Валенки», Салават Хәйдәров «Мин яратам сине», Кристина Колиух «Гори-гори ясно» җырларын бүләк итте. Үзбәк егете Шах Субанов, Бениннан Кристиан Катари һәм Фиакр Унге, Монголия егете Зориг Баярдэлгер башкарган җырларны да тамашачылар бик җылы кабул итте. Килгән кунаклар корея (Каролина Ким җитәкчелегендәге бию коллективы), Патрик Мукеба һәм Кристиан Мукендиның конго милли биюен, Альбина Биктимерованың «Иван Купала», бер төркем егетләрнең лезгинка биюен һ.б. бик яратып карады.
Бу көнне бәйрәмгә килгән барча халык Май чабуның төп символы булган коймак белән сыйланды. Шул рәвешле, төрле халыкларның аралашуы бәйрәм табыны артында дәвам итте, дуслык тагын да ныгыды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading