16+

Кыйммәткә төшә, әмма кирәкле эш

Казанда бу көздә 50 мең төп агач утыртылачак. Һәр зур агачның, утырту чыгымнары белән бергә, тулаем бәясе 7-10 мең сумга төшә.

Кыйммәткә төшә, әмма кирәкле эш

Казанда бу көздә 50 мең төп агач утыртылачак. Һәр зур агачның, утырту чыгымнары белән бергә, тулаем бәясе 7-10 мең сумга төшә.

Мэр Илсур Метшин башлангычындагы «Яшел рекорд» («Зеленый рекорд») проектын гамәлгә ашыру җанланганнан-җанлана бара. «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе коллективы көзге якта инде 4 мең зур агач утырткан. Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев мәгълүмат биргәнчә, Казан территориясендә юкә, мамыксыз тирәк, миләш, имән, өрәңге (Американыкы түгел), чыршы, кашкарый агачлары урын алачак. «Проектка республиканың барлык питомниклары да кушылды. 3-6 метрлы үсентеләр җитешмәү сәбәпле, чимал Чиләбе өлкәсеннән, Мари Эл Республикасыннан һәм Мәскәү тирәсендәге питомниклардан да кайтарыла», - диде Игорь Куляжев.
17 октябрьдә «Химград» технополисы хезмәткәрләре Киров районында агач утырту өмәсе үткәрде. «Казанны яшелләндерү чараларына беренчеләрдән булып кушылдык. Бу бик кирәкле эш», - диде «Химград» идарәчесе Айрат Гыйззәтуллин. Киров һәм Мәскәү районы хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов: «Вахитов, Декабристлар, Чистай, Васильченко урамнарын, Казанның зур боҗра юлының безнең районнар өлешен яшелләндерәчәкбез. Бу көздә 8 мең зур агач утыртуны үзебезгә бурыч итеп куйдык. Райондагы предприятиеләрнең һәммәсе дә проектка кушылды. «Химград» технополисы гына да 1 миллион сумга агач утырту эшләре башкарачак. Предприятиеләр коллективларына рәхмәт!» - дип фикерләре белән уртаклашты.
Игорь Куляжев сүзләренчә, Казанда һәр кешегә 50 квадрат метр яшеллек туры килә, норма - 25 квадрат метр. Ләкин безнең яшел зоналарда агачлар саны аз. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, һәр утыртылган агач үзебез өчен һәм Казанның үпкәсе өчен файдага.
Агач утырту буенча чираттагы өмә 20 октябрьдә оештырыла. «Яшел рекорд» проектының «кайнар элемтә» телефоны: 296-99-25. Әлеге телефон аша эш участокларының кайларда булачагын белешергә, шулай ук агач утырту өчен теге яки бу участокны тәкъдим итәргә дә мөмкин. Мэрия казанлыларны да агач утырту өмәләренә чакыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading