16+

“Кыш” иң беренче булып Чирмешәнгә килгән

Җитәкчеләр: “Республиканың коммуналь тармагы кышкы җылыту сезонына әзер”, – дип ышандырды. Татарстанда бу атна ахырына кадәр җылылыкны массакүләм җибәрү буенча карар кабул ителәчәк. Ә Чирмешән районы карарны көтеп тормаган. “Әбиләр-бабайлар һәм бәбиләр салкында утырмасын”, – дигәннәр дә, мичләрен кабызганнар.

“Кыш” иң беренче булып Чирмешәнгә килгән

Җитәкчеләр: “Республиканың коммуналь тармагы кышкы җылыту сезонына әзер”, – дип ышандырды. Татарстанда бу атна ахырына кадәр җылылыкны массакүләм җибәрү буенча карар кабул ителәчәк. Ә Чирмешән районы карарны көтеп тормаган. “Әбиләр-бабайлар һәм бәбиләр салкында утырмасын”, – дигәннәр дә, мичләрен кабызганнар.

Министр үзе әйтте
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чирмешәнлеләрне ашыкканнары өчен һич тә тәнкытьләмәде.
 – Бүгенгә 37 муниципаль берәмлек җылылык җибәрү турында карар кабул итте инде. Республикада җылыту сезонын беренчеләрдән булып Чирмешән районы ачты. Калган муниципалитетлар җылылык җибәрү яки җибәрми тору турында атна ахырына кадәр хәл итеп бетерерләр дип уйлым, – диде Хөкүмәт йортында 20 сентябрьдә үткәрелгән брифингта Марат Айзатуллин.

Тышкы һава температурасы биш көн дәвамында +8 градустан түбән торса, торак фондка һәм биналарга җылылык җибәрү Россия Энергетика министрлыгы карары нигезендә мәҗбүри таләп итеп куелган. 

Татарстанда сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль учреждениеләр кышкы чорга тулысынча әзерлеккә китерелгән. Мәдәният биналарының әәзерлеге – 99,9, яшьләр учреждениеләренеке – 98,1 һәм спорт оешмаларыныкы 99,2 процент.
– Хастаханәләргә, интернатларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына җылылык беренче чиратта җибәрелде. Торак йортлардан гариза керсә, аларга да бүген үк җылылык җибәрелә. Әлегә һава торышы яхшы, без җылы режимда торабыз, –диде министр.
 
 Халык өчен җылылык энергиясенең уртача бәясе – 2012,34 сум/Гкал. Быелның 1 июленнән тариф уртача 6,7 процентка артты.

Казанның “утыны” җитәрлекме?
“Казэнерго” акционерлык җәмгыяте кулланучыларның 25 процентын җылылык белән тәэмин итә.
 – Күп фатирлы 1985 йортка, 346 социаль учреждениегә һәм 1413 бинага хезмәт күрсәтәбез.  Безнең карамактагы барлык котельныйлар һәм җылылык челтәрләре җылыту сезонына әзер. Предприятие аттестация узган кадрлар белән тулысынча тупланды, авария запаслары булдырылды, – диде “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Абдулхаков. – Гаризалар кабул ителгәч, 186 мәгариф, сәламәтлек саклау һәм туристлык өлкәсендәге учреждениеләргә җылылык бирдек инде. Гаризалар көннән-көн күбәя бара.

“Казэнерго” җәмгыяте кышка әзерлек барышында 8,32 чакрым җылылык челтәрен яңарткан.   
Музыкальная, Каштан, Боевая урамнарындагы котельныйларда пар казаннарын яңага алмаштыру эшләре тәмамлану алдында. 
“Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары –техник директоры Илгизәр Гайфуллин да үзләре карамагындагы җылылык чыганакларының кышкы чорга әзерлеккә китерелгәнлеген әйтте. Шулай да, “Татэнерго”ның 5 котельныенда төзекләндерү эшләре бара әле. 
 – Бу котельныйларда да эш тәмамланып килә, – диде Илгизәр Гайфуллин.
 
Без кабызган утлар сүнмәс алар

“Сетевая компания” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары – техник директоры Әлмир Латыйпов сүзләренә караганда, электр челтәрләрен үстерүгә быел 9 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән. 
– Электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыккалады, алар тиз арада төзәтелде. Чит илдән кайтартыла торган товарларга алмаш булдырыла. Иң мөһиме – электр челтәрләрендәге аварияләрдә кешеләрнең имгәнү очраклары булмады, – диде Әлмир Латыйпов.

Җир астында хәл мөшкел
“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе директоры урынбасары Роман Новиков Казанда җир асты инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерү эшләре алып барылуы турында сөйләде. Башкалада үткәргеч торбалар 70 процентка кадәр тузган, моңа зур суммада финанс чыганаклары кирәк. 
Министр Марат Айзатуллин мәсьәләне чишүдә 2023 елда старт алачак федераль программага өмет багълый.
 
Куен дәфтәренә:
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының “Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 231-14-10. Әлеге телефон аша җылылык бирүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.


Фото "ШК" архивыннан.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading