16+

Һәлакәт кирәкме, булыр...

Элеккеге ЮХИДИ хезмәткәре, уйдырма юл-транспорт һәлакәтләре буенча документлар рәсмиләштереп, ришвәт алуда фаш ителгән.

Һәлакәт кирәкме, булыр...

Элеккеге ЮХИДИ хезмәткәре, уйдырма юл-транспорт һәлакәтләре буенча документлар рәсмиләштереп, ришвәт алуда фаш ителгән.

Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча эчке эшләр идарәсе юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегенең элеккеге инспекторы 42 яшьлек Вячеслав Артамоновка карата җинаять эшен тикшерү тәмам. Ул законсыз гамәлләр өчен ришвәт алуда һәм хезмәт урынында ялганга баруда гаепләнә. Тикшерү фаразлаганча, 2010 ел дәвамында өлкән лейтенант Артамонов, акчалата бүләк өчен, уйдырма юл-транспорт һәлакәтләре турында ялган белешмәләр һәм транспорт аварияләрендә уйлап чыгарылган гаеплеләргә штраф салу турында карарлар рәсмиләштергән. Аннары ул документларны автомобиль хуҗаларына тапшырып, соңгылары, аларга нигезләнеп, иминият кертемнәре ала торган булган. Шулай итеп, 2010 елның ноябрендә Казанда яшәүче берәү юл-транспорт һәлакәтендә уйдырма катнашучылар исеменнән аңлатма әзерләгән. Янәсе, анда аның «Мерседес Бенц» автомобиле зыян күргән. Вакыйганың схемасын һәм имгәнүчеләр исемлеген дә әзерләп, Артамоновка тапшырган. ЮХИДИ вәкиле исә, 4 мең сум күләмендәге бүләк бәрабәренә, юл һәлакәте факты буенча кирәкле документларны әзерләп биреп, ир-атка иминият акчасын алырга булышкан. Ул барлыгы шундый 4 җинаятьчел эшчәнлек эпизодында гаепләнә. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү тарафыннан җитәрлек дәлилләр тупланган, моңа бәйле рәвештә, җинаять эше, аерым тәртиптә карау өчен, ТР Югары Судына юлланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading