16+

Өлкәннәрне ашатып кына хәерчеләнмәссез

Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап, Казанда 1-10 октябрьләрдә Өлкәннәр декадасы үткәрелә.

Өлкәннәрне ашатып кына хәерчеләнмәссез

Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап, Казанда 1-10 октябрьләрдә Өлкәннәр декадасы үткәрелә.

Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, шәһәрнең социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Ирина Просвирякова «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләгәнчә, Казанда 317 мең 792 пенсионер исәпләнә, шуларның 2 мең 420се - ялгызаклар, аз керемлеләр һәм ярдәмгә мохтаҗлар.
Өлкәннәр декадасы 1 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында ачыла, аңа 700 ветеран чакырулы. Шулай ук 1 октябрьдә пенсионерлар зооботаника бакчасына, шәһәрдәге мунчаларга түләүсез керә алалар. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 3 октябрьдә Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасына 25 ел тулуга багышланган конференция була. УНИКС концертлар залында шул ук көнне гомернең өченче чоры университетының уку елы башлана. Быел компьютер белемнәре курсына 400 пенсионер язылган. «Казан» милли мәдәният үзәгендә 8 октябрьдә «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестивале узачак. Пенсионерлар декада барышында Казанның меңьеллыгы, Б.Урманче һәм А.Мәҗитов музейларындагы экспонатларны, И.Зарипов һәм К.Васильев картиналар галереяларын бушлай карый алалар. Мәгариф учреждениеләре «Кайгырту», «Ветеран янәшәдә яши», «Тимурчылар-2012» хәйрия акцияләре оештырачак. Табиблар, Левченко, Юдино, Петровский, Отары һәм башка бистәләргә чыгып, өлкәннәргә медицина каравы үткәреләчәк. «Казанда өлкән яшьтәгеләрне физкультура һәм спортка җәлеп итү мәсьәләсенә дә игътибар бирелә. «Строитель», «Тулпар», «Ак бүре», «Спектр», «Триумф» һәм «Ватан» спорт комплексларында, «Акчарлак» һәм «Буревестник» бассейннарында даими рәвештә пенсионерларның түләүсез сәламәтлек төркемнәре эшли», - диде Ирина Просвирякова.
Мэр Илсур Метшин үзенең мөнәсәбәтен белдереп: «Өлкәннәргә тупас мөгамәләдән тыелыйк, игътибарлы булыйк. Декада көннәрендә өлкән яшьтәге кеше кафега килеп керсә, аны бер бушлай тукландырганнан эшкуарлар һич тә хәерчеләнмәс иде», - диде.
1-10 октябрьләрдә өлкәннәр өчен махсус «кайнар элемтә» телефоннары эшләячәк. Социаль яклау идарәсе: 238-21-02 һәм 292-61-37, сәламәтлек саклау идарәсе: 249-16-97 (дарулар белән тәэмин итү) һәм 555-80-33 (медицина хезмәте), торак-коммуналь хуҗалык комитеты: 292-21-02 һәм 292-61-37.
Йомгак рәвешендә, өлкәннәргә игътибарны ел дәвамында күрсәтик, дип телисе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading