16+

Әлмәндәрләр дуслыгы дәвам итә

Мариларда - Семык, Мордваларда Балтай, Чуашларда - Уяв... Җәйнең иң матур көннәрендә милли бәйрәмнәр берсен-берсе алмаштыра тора. Республикада яшәүче 115 милләт вәкиленең сигезенең саны ун меңнән артык. Алар зурлап республика күләмендә милли бәйрәмнәрен үткәрәләр. Кайбер районнар өчен бу бәйрәмнәр визит карточкасына әйләнде дисәң дә була. Республикада яшәүче удмуртларның милли бәйрәмнәре...

Әлмәндәрләр дуслыгы дәвам итә

Мариларда - Семык, Мордваларда Балтай, Чуашларда - Уяв... Җәйнең иң матур көннәрендә милли бәйрәмнәр берсен-берсе алмаштыра тора. Республикада яшәүче 115 милләт вәкиленең сигезенең саны ун меңнән артык. Алар зурлап республика күләмендә милли бәйрәмнәрен үткәрәләр. Кайбер районнар өчен бу бәйрәмнәр визит карточкасына әйләнде дисәң дә була. Республикада яшәүче удмуртларның милли бәйрәмнәре...

Мариларда - Семык, Мордваларда Балтай, Чуашларда - Уяв... Җәйнең иң матур көннәрендә милли бәйрәмнәр берсен-берсе алмаштыра тора. Республикада яшәүче 115 милләт вәкиленең сигезенең саны ун меңнән артык. Алар зурлап республика күләмендә милли бәйрәмнәрен үткәрәләр. Кайбер районнар өчен бу бәйрәмнәр визит карточкасына әйләнде дисәң дә була. Республикада яшәүче удмуртларның милли бәйрәмнәре Гырон Быдтон инде күп еллар Балтач районының Чепья авылында үткәрелә. Милли бәйрәмнәрнең асылы, иң зур кыйммәте аның күңел ачу чарасына гына әйләнеп калмыйча, гореф-гадәтләрне барлап, аларның күңелләрдә яңартылуында. Удмуртлар күмәк җырга, биюгә бик һәвәс, мәйдан бер минут та диярлек тынып тормады. Ямь-яшел болында милли киемнәр дә күзнең явын ала. Удмурт халкының милли киеме кызыл шакмаклы тукымадан була, дип күңелгә кереп калган. Бүгенге киемнәр, әлбәттә, башка, бик матур булса да, бәлки күпмедер милли төсмерен дә югалткан кебек. Удмурт халкында буыннан-буынга күчеп килә торган көмеш тәңкәле күкрәкчәләрне дә, кызганычка, күреп булмады.
Удмуртлар бик кунакчыл халык. Казанда кайнап пешкән боткадан, өй шартларында әзерләнгән «күңел күтәргечтән» теләгән һәркем авыз итә алгандыр. Милли уеннарга килсәк, иң күңеллесе, мөгаен, дуңгыз баласын тотудыр. Уенчылар түгәрәкләнеп басалар, алып баручы игътибарны читкә юнәлткән була да, сизмәгәндә генә чучка баласын җибәрә. Әлбәттә, бу вакытта мескен нәни чучканың йә куркудан, йә имгәнүдән җан тәслим кылуы да бар. Өстенә дистәләгән кеше килсен әле. Чепьяда бар да хәвеф-хәтәрсез генә үтте, чучкага хуҗа бик тиз табылды.
Ә менә иң чибәр удмурт кызы Кукмара районының Югары Шунь авылында яши икән. Бу Олеся Полотованың беренче тапкыр гына җиңүе түгел. Ул инде күп бәйгеләрдә үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән таң калдыра. «Үзебезнең мәдәният йортында ансамбль эшли, мин бала чактан шунда йөрим. Гореф-гадәтләрне, милли җырларыбызны шунда өйрәнәм», - ди Олеся. Балтачка кунакка килү бик ошый икән аңа. Быел ул инде унберенче сыйныфны бетергән, Ижевскига мәдәният бүлегенә укырга керергә йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading