16+

«Үләт базын кышын ремонтламыйлар»

Былтыр Лениногорск районындагы «Капитал» холдинг компаниясенә авыл хуҗалыгы максатында, төгәлрәк әйтсәк, умартачылык белән шөгыльләнү өчен җир бирелгән.

«Үләт базын кышын ремонтламыйлар»

Былтыр Лениногорск районындагы «Капитал» холдинг компаниясенә авыл хуҗалыгы максатында, төгәлрәк әйтсәк, умартачылык белән шөгыльләнү өчен җир бирелгән.

Әмма тегеләр, бал кортлары белән мәш киләсе урынга, шул җирдә йортлар, теннис корты төзеп куйган. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (УФАС) моны белеп алып, җирне муниципалитетка кайтару турында карар чыгарган.

Гадәттә, мондый очракларда авыл хуҗалыгы максатында төзелгән барлык корылмалар җир белән тигезләнергә тиеш. Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы кая караган, диген?! Шуның өчен УФАС, уртак фикергә килеп эш иткәннәре өчен, «Капитал» компаниясен дә, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасын да гаепле дип тапкан.
Татарстан УФАСы былтыр, план буенча республиканың бер дистә район башкарма комитетын тикшереп, бер кочак кагый­дә бозуга тап булган. Күбесе җир мөнәсәбәтләренә бәйле. Әйтик, Лаеш районында барлыгы - 22, Яшел Үзән районында - 17, Зәй белән Мамадышта 14 эш кузгатылган.

Әлеге дә баягы Лениногорскига әйләнеп кайтсак, ел ахырында анда үләт базларын төзекләндерү өчен акча бүлеп бирелгән булган.

- Декабрь ахырында беркем дә үләт базын төзекләндерү белән шөгыльләнми инде. Безгә килеп кергән документларда язылганча, ул эшләр мартта, майда башкарылырга тиеш. Тик закон буенча башта хезмәт күрсәтелә, аннары гына акча күчерелә, - дип аңлатты Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин.

Ә менә кайбер районнар кардан ак, судан пакь булып чыккан. Мисал өчен, Сарман, Мөслим якларыннан башкарма комитет өстеннән бер шикаять тә килмәгән. Быел УФАС белгечләре Казан белән Чаллы шәһәрләрен, Кайбыч, Чистай, Алексеевск һәм тагын берничә районның башкарма комитеты эшчәнлеген энә күзе аша үткәрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading