16+

Матриархатмы бу?

Элек-электән хатын-кызлар үзләренең буйсынучанлыгы, гаилә хакын өстен куюы, нәзакәтлелеге белән аерылып торган. Өйдәге хуҗалык эшләренең бер өлешен алып барсалар да, ил белән идарә итмәгәннәр. Алар патша булган очракта да ире үлү яки башка варис булмау сәбәпле генә хакимияткә килгән. Хакимлек эшендә дә идарә итү эшләрендә аларга фаворит саналган ир-атлар булышкан....

Элек-электән хатын-кызлар үзләренең буйсынучанлыгы, гаилә хакын өстен куюы, нәзакәтлелеге белән аерылып торган. Өйдәге хуҗалык эшләренең бер өлешен алып барсалар да, ил белән идарә итмәгәннәр. Алар патша булган очракта да ире үлү яки башка варис булмау сәбәпле генә хакимияткә килгән. Хакимлек эшендә дә идарә итү эшләрендә аларга фаворит саналган ир-атлар булышкан....

Элек-электән хатын-кызлар үзләренең буйсынучанлыгы, гаилә хакын өстен куюы, нәзакәтлелеге белән аерылып торган. Өйдәге хуҗалык эшләренең бер өлешен алып барсалар да, ил белән идарә итмәгәннәр. Алар патша булган очракта да ире үлү яки башка варис булмау сәбәпле генә хакимияткә килгән. Хакимлек эшендә дә идарә итү эшләрендә аларга фаворит саналган ир-атлар булышкан. Моңа мисал итеп Сөембикәне, Екатерина II, Елизавета Петровналарны китерергә була.
Тамырдан үзгәрешләр ХХ-ХХI гасырларда барлыкка килде бугай. Британия Премьер-министры Маргарет Тэтчер, Германия канцлеры Ангела Меркель, Аргентина Президенты Кристина Киршнер, Кыргызстан Президенты Роза Отунбаевалардан соң мондый нәрсә гадәти күренешкә әверелде. Әмма гомер-гомергә курку белмәс ир-егетләре, тыйнак хатын-кызлары белән дан тоткан Кавказ халкы да мондый хәлне үз башыннан кичерер дип кем уйлаган. Беренчеләрдән булып Россия белән Зимбабве таныган, АКШ һәм Европа илләре Грузия территориясе дип санаган Көньяк Осетия Республикасында Алла Джиоеваның президент булырга көрәшүе дә бераз сәер. Хәтерләсәгез, Көньяк Осетиядә Президент кәнәфие өчен кискен көрәш башланды һәм ул сайлаулардан соң да дәвам итә. 27 ноябрьдә үткән тавыш бирүнең икенче турында көрәш Көньяк Осетия Республикасының (КОР) гадәттән тыш хәлләр министры Анатолий Бибилов һәм оппозиция лидеры, экс-мәгариф министры Алла Джиоева арасында барды. КОРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Белла Плиева мәгълүматы буенча, Алла Джиоевага 26149 сайлаучының 14828е (56,7%), Анатолий Бибиловка 10462 кеше (40%) тавыш биргән. Ләкин хәзерге Президент Эдуард Кокойты җитәкләгән «Единство» партиясенең шикаятен тикшергәннән соң, КОРның Югары Суды сайлауларда Алла Джиоева тарафдарлары закон бозган, шул сәбәпле сайлау нәтиҗәләре юкка чыгарыла, яңа сайлаулар 2012 елның 25 мартында үтәчәк, дигән карар чыгара. Ул сайлауларда инде Джиоева ханымның катнашырга хокукы булмаячак.
Әмма сайлауларда җиңгән ханбикәбез туктап калырга җыенмый. Халыкны урамга чыгарып, бөтен хакимият алдында үзен сайланган президент итеп игълан итте. КОРның Дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте аның тарафдарларын куып таратмаячагын белдерде. Джиоева Россиядән дә үзен сайланган президент итеп тануын сорады.
Ничек булып бетәр, барысы да Аллаһ ихтыярында! Шулай да Джиоеваның авыр хәлдә калган ил белән идарә итәргә теләве сәер тоела. Әле Көньяк Осетиягә үз бәйсезлеген саклыйсы, яклыйсы бар. Кайда кайда, әмма горур тау халыкларында ил белән ир-ат идарә итәргә тиеш кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading