16+

Мөдәррис Әгъләмнең "Шәһри Казан"ның нинди шартларда туганын искә алган язмасы

Баланы табигать бирсә, «Шәһри Казан»ны тормыш үзе тудырды. Байрак күтәреп, җыеннар җыеп, мөстәкыйльлек, ирек даулаган чор бирде аны. Ул елларны онытырлыкмы соң! Исемен генә ал: «Шәһри Казан» - һәрьяклап караганда да үзенеке бит. Газетаның танылуы халык шагыйре Равил Фәйзуллин тәкъдим иткән менә шул төпле нигезләнгән исемнән башланды дисәң дә ярый....

Баланы табигать бирсә, «Шәһри Казан»ны тормыш үзе тудырды. Байрак күтәреп, җыеннар җыеп, мөстәкыйльлек, ирек даулаган чор бирде аны. Ул елларны онытырлыкмы соң! Исемен генә ал: «Шәһри Казан» - һәрьяклап караганда да үзенеке бит. Газетаның танылуы халык шагыйре Равил Фәйзуллин тәкъдим иткән менә шул төпле нигезләнгән исемнән башланды дисәң дә ярый.
Беренче мөхәррир - Хәлим Гайнуллин. Ходай үзе биргәндер аны! Шәех Зәбиров, Әгъзам Фәйзрахманов, Илдус Илдарханов, Әмир Камалов, Вакыйф Ну­риев, Амур Шакирҗанов, Наил Ганиев, Равил Вәлиев кебек танылган журналис­тлардан торган эшчән коллектив оеш­тырды ул. Хәлим әфәнде үзе дә, тараф­дарлары да яңалыкка мөкиббән кешеләр иде.
Үзем хезмәт куйган әдәбият бүлеген әйтим. Авторлар белән тыгыз элемтә урнаштыруны үзенә бертөрле кагыйдә иттек без. Галимнәр дә бик теләп булыша иде.
Һади Атласиның «Сөембикә­ханбикә»се газетабызга гаҗәеп зур уңыш китерде. Аны Әбрар Кәлимуллин гарәпчәдән ки­риллица хәрефләренә күчереп бирде. Мәгълүм галим Сәлам Алишевнең «Ка­занны колонизацияләү» дигән фәнни хез­мәте дә халык арасында «Шәһри Казан» белән бергә танылды.
Үзенең сөекле шагыйре Хәсән Туфанның тормыш юлын да татар безнең газета аша белде. Аның төрмәдән язган хатларын Мәгъсум Гайнетдинов тәкъдим итте безгә.
Гомумән, халык чын сүзгә сусаган иде бит. Шигърият сәхифәсен даими чыгарып та газетабызны киң таныттык дип уйлыйм. Төрле төбәкләрдә яшәүче шагыйрьләребезнең (барысы 52) иҗаты белән татар әдәбиятын сөючеләр беренче тапкыр шушы яңа газета аша танышты. Менә шулай эзләнеп, ачышлар ясап, үз юлын тапты «Шәһри Казан». 15 ел газета өчен күп түгел түгелен, әмма безнең тәҗрибәдә хикмәт бар. Хәзер тормышыбыз бик нык үзгәрде. Башлаган чордагы кебек һәрвакыт яңалыкка йөз тотып эшләсә, хәзерге коллектив та «Шәһри Казан»ның данын тагын да югарырак күтәрер дип ышанам.
Мөдәррис ӘГЪЛӘМ,
шагыйрь,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.
2005 ел, 17 август.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading