16+

Мэр өлешле төзелештә «вексель»гә ышанмаска киңәш итте

Казанда 7859 гаилә фатирга чиратка язылган, шуларның яртысыннан күбрәге бюджет өлкәсендә эшләүчеләр.

Мэр өлешле төзелештә «вексель»гә ышанмаска киңәш итте

Казанда 7859 гаилә фатирга чиратка язылган, шуларның яртысыннан күбрәге бюджет өлкәсендә эшләүчеләр.

Яшь чакларда тулай торак та канәгатьләндерә. Ләкин гаилә коргач яки өлкәнәя баргач, үз куышың турында хыяллана башлыйсың. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин да:

- Торак - икмәктән соң бөтен нәрсәгә баш, - дип, мәсьәләнең зур әһәмияткә ия булуын ассызык­лады.

Шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков әйтүенчә, Казанда социаль ипотека программасы гамәлгә ашырылган ун ел эчендә 21377 гаилә фатир алган инде. Быел Урман аръягы бистәсе янәшәсендәге «Салават күпере» һәм Идел буе районындагы «М-14» торак комплексларыннан 6 273 фатирга сайлап алу конкурсы игълан ителгән.

- «Салават күпере» комплексында хәзер берьюлы 22 йорт төзелеше бара, - дип, мәгълүматны тулыландыр­ды Илсур Метшин. - Торак йортларның икесе һәм балалар өчен ике бакча сентябрь аенда ук тапшырылачак, графиктан соңга калмыйбыз. Биредә юллар һәм социаль учреждениеләр дә төзелә.

Казанда авария хәлендәге торак йортлар әлегә четерек­ле төен булып кала бирә. Бу юнәлештәге программа кысаларында, ярымҗимерек 20 йорттан 220 гаилә яңа яки икенчел торак базарындагы фатирларга күчерелгән.

- Быел 110 тузган торактан 1853 гаиләне башка фатирларга күчерү бурычы тора. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә торак мәйданнарының һәр квадрат метрына 11 мең сум субсидия бирелә. Шушы акчага йә социаль ипотека программасына басасың, йә икенчел торак базарыннан бер бүлмәле фатир сатып аласың. Әлбәттә, бу акча бер бүлмәле фатирга җитми, уртача бер миллион сум өстәмә түләргә туры киләчәк. Әгәр авария хәлендәге йорттагы кеше фатир аермасын түләргә ризалашмаса яки финанс мөмкинлеге булмаса, алар шул йортларында калып торырга мәҗбүр, чөнки бушлай фатир бирү чыганаклары юк. Казанда торак шартларына китерерлек торак булмаган биналар барлана. Шул биналардагы фатирларны авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә бирү күздә тотыла, - диде Марсель Габделхаков.

Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветераннары гаризаларына аеруча игътибарлы булырга чакырды. Соңгы ике елда 84 сугыш ветераны субсидия алып, торак шартын яхшырткан.

- Казанда тагын 47 сугыш ветераны чиратта тора, аларга субсидия февраль ае тирәләрендә күчерелергә тиеш, - дип җавап бирде Марсель Габделхаков.

Узган ел, Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан тыш, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 17 ветеран, 28 инвалид, алты мәҗбүри күченеп кайтучы, биш чернобыльче «Торак» федераль максатчан программасы ярдәмендә торак шартларын яхшырткан. Марсель Габделхаков үзе үк искәрткәнчә, бу категориядәге­ләргә субсидия бик зур түгел, ягъни 588 мең сум.

Торак мәйданнары булмаган биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә, ятим балаларга республика бюджетыннан ярдәм каралган. Мәсәлән, Казанда узган ел 32 ятим балага берәр бүлмәле фатирлар бирелгән. Илсур Метшин башкаланың Авиатөзелеш районында булачак «Молодежный» торак комплексында яшь белгечләр өчен махсус төзелүче торак йортлардагы эшләрнең барышын күз уңыннан ычкындырмаска чакырды.

Казанда өлешле торак төзелешендә 2008 елда кискен хәл килеп туган иде. Банкротлыкка чыккан кайбер предприятиеләрдән калган йортлар мэрия булышлыгында төзеп бетерелде. Башта «сакаллы төзелеш» исемлегендә булган җиде йорт төзелеше контрольдә тотыла. Болар - «Свей» фирмасының Достоевский урамындагы 57 нче, Бехтерев/Космодемьянская, Адоратский/Четаев урамнарындагы, «Маг-Строй» җәмгыятенең Әмирхан урамының 68 нче кварталындагы, «АИТЦ» һәм «ИТЦ» җәмгыятьләренең Краснококшай урамындагы, «Элит-Строй» һәм «Вектор» җәмгыятьләренең Четаев урамындагы йортлар. Казанда 158 торак йорт өлеш­ле финанслау тәртибендә төзелә, 12525 килешү теркәлгән. Россия Үзәк банкы кредит ставкаларын күтәрү сәбәпле, өлешле торак төзелешендәге йортлар графиктан калышырга мөмкин дип шикләнә Марсель Габделхаков. Мэр исә өлешле торак төзелешендә «вексель» аша финанс эшчәнлеге йөртүче җәмгыятьләрне чираттагы «Бендер»лар дип атады, өлешле торак төзелешендә катнашучы кешеләргә вексельләргә ышанмаска киңәш итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading