16+

Миңгәр Сабан туе 9 июньдә була

Гадәттә авылларда Сабантуй бәйрәме иртәнге 10да башланып китә. Ә кайбер авылларда аны кичке якта, көн сүрелгәчрәк башлап җибәрү гадәте бар. Иң данлыклы кичке Сабантуй исә быел да гадәттәгечә Саба районы Миңгәр авылында булачак. Сабантуй бәйрәме сәгать 16.00 дә башлана биредә. Анда Татарстанның танылган җырчылары катнаша. Шулай ук программа кысаларында спорт...

Гадәттә авылларда Сабантуй бәйрәме иртәнге 10да башланып китә. Ә кайбер авылларда аны кичке якта, көн сүрелгәчрәк башлап җибәрү гадәте бар. Иң данлыклы кичке Сабантуй исә быел да гадәттәгечә Саба районы Миңгәр авылында булачак. Сабантуй бәйрәме сәгать 16.00 дә башлана биредә. Анда Татарстанның танылган җырчылары катнаша. Шулай ук программа кысаларында спорт ярышлары һәм уеннар планлаштырылган. Бәйрәм кунакларын «Айфара» төркеме һәм Салават Миңнеханов чыгышы, «Мунча ташы» театры йолдызлары концерты да көтә. Актив ял яратучылар өчен традицион конкурслар, армрестлинг, аркан тарту, квадроциклларда чыгыш һәм башка ярышлар була.
Бәйрәм 23.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading