16+

Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көнендә Казанның Җиңү паркында чәчәкләр салды

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Казан мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар һәм Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар.

Татарстан Республикасыннан 700 мең кеше фронтка киткән, аларның яртысыннан артыгы өйләренә әйләнеп кайтмаган. 353 кеше Советлар Союзы Герое була. Сугыш елларында Татарстан зур тыл үзәгенә әверелә. Заводларда һәм кырларда йөзләрчә мең хатын-кыз, картлар һәм балалар эшләгән. Республикада 70тән артык эвакуацияләнгән предприятие урнаштырылган, фронт өчен 600дән артык корал, сугыш кирәк-яраклары, җайланмалар җитештерелгән. Татарстанлыларның хезмәт батырлыгы Казанга Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем белән билгеләп үтелде.

Казанда Җиңү паркы территориясен узган гасырның 70 нче елларында ук үзләштерә башлаганнар. Бөек Җиңүнең 50 еллык юбилее мемориаль комплекс төзелеше тәмамлануга туры килә. Җиңү паркы 2005 елда ачыла. Биредә ачык һавада урнашкан Бөек Ватан сугышы һәм хәзерге заман хәрби техникасы күргәзмәсе урнашкан.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading