16+

«Милли хәзинә» сәләтлеләрне җыя

Казанда III Идел буе яшьләренең «Милли хәзинә» халык иҗаты бәйге-фестивале үтә. Фестиваль, елдагыча, Г.Тукайның туган көненә туры китереп үткәрелә.

«Милли хәзинә» сәләтлеләрне җыя

Казанда III Идел буе яшьләренең «Милли хәзинә» халык иҗаты бәйге-фестивале үтә. Фестиваль, елдагыча, Г.Тукайның туган көненә туры китереп үткәрелә.

Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, быелгы фестивальнең үзенчәлекле якларын билгеләп: «Алдагы ике елда, нигездә, югары уку йорты студентлары катнашкан булса, быел урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары һәм өстәмә һөнәри белем бирү уку йортларында укучылар катнаша. Иң куандырганы - фестивальдә мәктәп укучылары да үз осталыкларын күрсәтә», - диде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. Фестивальдә барлыгы 250 кеше катнашыр дип көтелә (узган елны 200 кеше катнашкан булган). Алар арасында Башкортстаннан, Чуашстаннан һ.б. килүчеләр дә бар.
Номинацияләргә килгәндә, алар: «вокал», «инструменталь җанр», «хореография», «сәнгатьле сөйләм», «вокаль-инструменталь ансамбль», «җыр-бию ансамбле», «мода театры», «декоратив-гамәли иҗат».
Фестивальне ачу тантанасы кичә булды. Барлык катнашучылар әлеге көнне, фестиваль кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, «Мизгел» халык театры куелышында, Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклен тамаша кылды. Бүген исә сайлап алу туры уза. Катнашучылар шулай ук Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Рәгъде Халитовның концертын да караячак. Фестивальнең гала-концерты, җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү иртәгә сәгать 15.00дә Филология һәм сәнгать институтының актлар залында үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading