Бүгенге вазгыятьтә һәр редакция ярты елдан-ярты елга бер үлеп терелә торгандыр. Газета-журналларга язылу бәяләренең арта баруы халыкны, телиме ул моны, теләмиме, вакытлы матбугаттан биздерүгә бер сәбәп булып тора. Укучысыз калган газета алдында бер генә юл: ул эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр.
Милли гаделлек
Саннар чыннан да сагайта: Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге (Мәскәү) әйтүенчә, 2015 елда, әйтик, басма мәгълүмат чараларының тиражы 12 процентка төшкән, массакүләм чаралары рекламадан алган керем 32 процентка кимегән. Шулар өстенә глобализация шаукымы да кушыла - милли телләрнең кулланыш даирәсе кими бара. Әйтик, үзләре татар булып та, «мин татарча укый белмим» диючеләргә татарча газета тоттырып кара инде син. Боларның берсе дә милли басмада эшләүчеләр файдасына түгел. Менә шушы шартларда ничек газета-журналларны саклап калырга, камилләштерергә, газета ярдәмендә дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ничек ныгытырга? «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган VI Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучылар әнә шул хакта сөйләштеләр.
Форумда Россиянең 25 төбәгеннән (Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Ханты-Манси автоном округы, Пермь крае, Түбән Новгород, Әстерхан, Мәскәү, Свердловск, Ульяновск, Омск, Самара, Саратов, Чиләбе өлкәсе...) 250 делегат катнашты. Алар бар да милли массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлары иде.
Тәбрикләү сүзе белән чыккан «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов форумның эшлекле шартларда узып, милли һәм төбәк массакүләм матбугат чаралары үсешенә файда китерүен теләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тарихи һәм мәдәни мирасны барлау, торгызу, саклау мәсьәләләренә иркенләп тукталды. Әлеге проектларның үз чиратында милләтара-динара мөнәсәбәтләрне җайга салуда мөһим роль уйнавына басым ясады ул.
- Һәр проектны ихтыяҗдан чыгып эшлибез. Рухи кыйммәтләр турында сөйләгәндә вак мәсьәлә юк. Хәйриячелек белән шөгыльләнсәң, үзең чистарынасың. Без генә түгел, бөтен халык үзгәрә. Заманында Казан Кремленә тотынгач, «Кол Шәриф» мәчетен төзү, Благовещенск соборын төзекләндерүгә бөтен республика күтәрелде. Бөтенесе үзенең тамырларын эзли. Кешедә җан авазы булу мөһим, - диде ул һәм «Яңарыш» фонды проектлары - борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан иконасы соборын торгызу эшләре хакына бәян итте.
- Үз-үзенә ышанган кеше теләгәненә ирешә. Ел ярымнан Болгар ислам академиясе булачак. Бу - зарури, - диде ул һәм республикада мөселман һәм православие мәдәниятенең рухи мирасын торгызуга юнәлтелгән программаларның параллель рәвештә бер дәрәҗәдә алып барылуына басым ясады. «Халыкка мондый гаделлек ошый», - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.
Хәер, Минтимер Шәриповичның үзен дә юкка гына «Бөтенроссия аксакалы» дип атамадылар инде форумда. Барысы да зирәк акыл белән эшләнә.
«Татарстан моделе»
Гомумән, форумда Татарстанда төбәк һәм милли матбугат чаралары үсеше югары бәя алды. Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның тышкы коммуникацияләр бүлеге башлыгы Рамазан Альпаутов (Мәскәү) Татарстандагы милли телләр сәясәтен Россиянең барлык төбәкләренә үрнәк итеп куйды. Моны хәтта чит ил белгечләре дә раслый, дип белдерде ул.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова үз чиратында:
- «Татарстан моделе» массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә дә бар. Татарстан - укый торган республика. Газетаны беркем, беркайчан бернигә дә алыштырмады. Шуңа да газета-журналларга яздыру кампанияләрен шактый уңышлы тәмамлауга ирешәбез, - дип, үз фикерен җиткерде. Шул үк вакытта журналистларның профессиональ осталык мәсьәләсенә дә тукталды. - Ул эреп юкка чыкмаска тиеш, юкса, без беркемгә дә кызык булмаячакбыз.
Римма Ратникова әйтүенчә, вакытлы матбугатны халыкка таратуга килгәндә, эшлисе эшләр җитәрлек. Шуларның иң җанга тигәне - республикада киоскларның аз булуы. Баксаң, киосклар саны буенча без Россиядә нибары 63 нче урында торабыз икән. (Чагыштыру өчен - башка төбәкләрдә бер киоск ике мең кешегә хезмәт күрсәтсә, бездә бу сан җиде меңгә тиң).
Сак булу кирәк
- Римма Ратникова күтәргән киосклар проблемасы безне дә әйләнеп узмый, - ди Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы «Күмәк көч» газетасы мөхәррире Майзә Масеева. - Киосклар булса, без дә үз газетабызны ваклап сатуга да чыгарыр идек. Аннан, нигәдер җитәкчелек белән газета арасында партия чорында булган мөнәсәбәт җитми. Газетада чыккан язмалар өчен түләү алырга да баш иеп барырга кирәк. 96 процент татар яши районда. Бахтиевка совхозында, әйтик, мордвасы, чуашы, русы, татары бергә гомер итә. Андый авыл берәү генә дә түгел. Әмма милләтара, динара конфликт гомердә дә булганы юк. Безнең «Күмәк көч» газетасы 1930 елдан бирле чыга. Татарча бу дип тормыйлар, газетаны чувашлар да яздыра. Без дә алар турында язып торабыз.
Әлеге фикерне ТНВ каналының Башкортстандагы филиалы корпункты директоры Фәнис Фәтхи эләктереп ала:
- Бездә дә татарлар, башкортлар, руслар яши. Милли мәсьәләләрдә журналист аеруча уяу һәм сак эш итәргә тиеш. Бу очракта башкортларның милли хисләренә тими генә эшләргә тиешбез, үзеңә дәгъва белдермәслек итеп, этик нормаларны саклап эшләргә кирәк, - ди ул.
Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Россия Президенты каршындагы президиум советы әгъзасы, Россия Фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институтының директор урынбасары Владимир Зорин нәкъ менә матбугат чараларында милләтара-динара багланышларны яктыртуга тукталды.
- Кайчандыр әлеге темага журналистлар икеләнебрәк тотынган булсалар, хәзер андый каршылык юк, - ди спикер һәм әлеге мәсьәләдә каршылык чыкмаслык итеп эшләү серләрен барлый. Бу теманы конфликт аша бирүне хупламый ул, киресенчә, теге яки бу вакыйгага катгый бәя бирүдә ашыкмаска кирәк, дигән фикердә тора. Бу уңайдан аның дәлилле мисаллары да җитәрлек. Килеп туган конфликтларның нигезендә башлыча милли түгел, ә көнкүреш, икътисади проблемалар ята. Бердәмлекне ныгыту өчен теге яки бу халыкның бөек шәхесләре турында язу да комачау итмәячәк. Безне аера торган нәрсәләрне түгел, киресенчә, берләштерә торган якларны, безнең уртак законнарга булышырдай нәрсәләрне матур итеп, зурлап язу зарур, дип саный Владимир Зорин.
Милли мәсьәләләр белән Татарстанда яшәгәндә үк, 1987 елдан бирле шөгыльләнүче Рафис Шәймәрданов та (үзе физик-математик, 43 яшендә фән докторы дәрәҗәсенә ирешә) дәшми кала алмады, күрәсең. Соңгы 16 елын Сургутта яшәүче якташыбыз читтә дә үз кыйбласына тугры калган. Педагогия университетының фәнни лабораториясендә физик тәрбия һәм этно-педагогика проблемаларын өйрәнә. Шуның өстенә 2012 елдан бирле иганәчеләр ярдәме белән кварталга бер тапкыр сигез битле «Татарлар» дип аталган газета чыгарып киләләр икән. Газетаның мөхәррире дә ул үзе.
- Аңлашылмаучылык, нигездә, хакимият белән безнең, - ди Рәфис әфәнде, - милли мәсьәләләрне танырга, хәл итәргә теләмиләр. Сургутта - 43 мең, ә Ханты-Манси округында 250 мең татар яши. Безне иң борчыган мәсьәлә - татар телевидениесе дә, бер генә татар мәктәбе дә, татар радиосы да юк. Ә бит мәктәп яшендәге 9 мең татар баласы бар. Хакимият нәрсә ди? «Сезнең проблеманы хәл итсәк, башкалар да сорый башлаячак», - дип шикләнә. Ягъни анда яшәүче 129 милләтнең һәркайсы нидер таләп итә башлаячак дип гөманлыйлар. Ә бит татарча белмәгән татар татарга да, руска да кирәк түгел. Белеме булмаган кеше мәдәниятле була алмый. Дөрес, шәһәрдә якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Анда 40 кеше укып йөри икән.
Форумда катнашучыларны берләштерүче уртак фикерләр шактый иде ул көнне. Шунысы ачык: газета битләрендә динен, телен яклап, милләт мәнфәгатен кайгыртучы журналистка гына түгел, ә милли матбугат үзе дә яклауга мохтаҗ бүген.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар