16+

«Милли мәсьәлә – Президент эше»

Минтимер Шәймиев милли сәясәт белән бәйле закон проектлары әзерләнгәндә фикер алышуда милли республика вәкилләре дә катнашырга, ә моның өчен махсус совет булдырылырга тиеш дигән фикердә.

«Милли мәсьәлә – Президент эше»

Минтимер Шәймиев милли сәясәт белән бәйле закон проектлары әзерләнгәндә фикер алышуда милли республика вәкилләре дә катнашырга, ә моның өчен махсус совет булдырылырга тиеш дигән фикердә.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның аны сайлау кампаниясе чорында актив яклаучы ышанычлы вәкилләре белән очрашуында да нәкъ шул фикерне җиткергән. Ул киләчәктә закон проектлары кабул ителгәндә генә түгел, әзерлек барышында яки төзәтмәләр кертелгән вакытта ук, милли республика вәкилләренең сүзләренә дә колак салу нисбәтеннән, милли мәнфәгатьләрне яклаучы совет булдыру зур әһәмияткә ия икәнлеген ассызыклый. Минтимер Шәймиев бу хакта Казан Кремлендә журналистлар белән узган матбугат очрашуында да белдерде. Аның фикеренчә, туган телләрне өйрәнү мәсьәләсендә федераль законга төзәтмәләр кертеләчәк. «Махсус совет булдыру бик кирәк. Закон кабул итү барышында дискуссияләр озакка сузылса да, мондый эш алымы, аңлашылмаучанлыкларны юкка чыгарып, төрле милләтләргә кагылышлы күп кенә проблемаларны цивилизацияле юл белән хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», - ди ул. Тарихка күз салып, СССР Югары Советында элек төрле милләтләрнең мәнфәгатьләрен яктыртучы Милләтләр палатасы эшләвен искәртеп үткәннән соң, милләтләр белән эшләүче махсус структура булдырырга кирәклегенә тагын бер кат басым ясады Дәүләт Киңәшчесе.
«Милли мәсьәлә - Президент эше. Миллион төрле карарлар кабул ителсә дә, Президентның аңлавы, аның дөрес карашы булмыйча торып, үзе бу мәсьәләне хәл итүгә алынмыйча, нәтиҗәле карарга ирешү мөмкин түгел», - дип белдергән Минтимер Шәймиев Владимир Путин белән очрашуда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading