Республикадан читтә яшәүче татар балаларын ата-бабалары тарихы, гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныштыру максатыннан, 2000 елдан бирле Татарстанда «Милләтебез хәзинәләре» профильле смена оештырыла. Унбиш еллык тарихы булган смена бүген милли җанлы тулы бер буын тәрбияләп үстерергә өлгерде инде.
Ял итү өчен лагерьлар күп, ә менә балаларда милли рух тәрбияләүче, туган телгә өйрәтүче...
Скопировать ссылку

Ял итү өчен лагерьлар күп, ә менә балаларда милли рух тәрбияләүче, туган телгә өйрәтүче ял үзәкләре сирәк. «Милләтебез хәзинәләре» сменасында балалар ял итеп милли тәрбия алачак. Аны Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра. Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 167 бала быел да 3‑17 июль көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында булачак.
- Лагерьга бер килгән балалар алдагы елларда да килергә тырыша. Заманында Казахстаннан бер гаилә ике кызларын лагерьга машина белән үзләре алып килеп йөртте. Бүген шуларның берсе инде Казахстанда татар-башкорт яшьләрен җыеп иҗтимагый оешма төзеде. Быел исә үзе безгә шул оешмадан ун бала алып киләчәк, - ди «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.
15 көн дәвамында лагерьда балаларга татар теле дәресләре укытыла. Дин, вокал, бию, кул эшләре, журналистика, фото сәнгате, татар ашлары һәм этикет кагыйдәләре, икътисад, спорт юнәлешләрендә оештырылган иҗат остаханәләре эшләячәк. Смена дәвамында «Татар егете», «Татар кызы», «Танцпол йолдызы» кебек бәйгеләр дә оештырыла. Һәр чара яшь милләттәшләребезне халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныштыру максаты белән үткәрелә. Балалар Казанның тарихи урыннарына сәяхәт кылачак, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында спектакль караячак, борынгы Болгар шәһәренең истәлекле урыннарында булачак.
Смена ахырында иң актив баланы сайлап алып көз көне уздырылган татар балалары лидерлар мәктәбенә чакырачаклар.
Комментарийлар