16+

 “Мин баламны шулай тәрбиялим. Ул нәрсә тели, шуны эшләргә өйрәнеп үсә”

Бигрәк сәер, тәрбиясез инде безнең илдә кешеләр. Кайберләренең кыланышына ис-акылларың китәрлек. Миңа соңгы өч елда бер дә ялсыз эшләргә туры килде. Башта яңа эшкә күчү сәбәпле, бер ел ял бирелмәде.

 “Мин баламны шулай тәрбиялим. Ул нәрсә тели, шуны эшләргә өйрәнеп үсә”

Бигрәк сәер, тәрбиясез инде безнең илдә кешеләр. Кайберләренең кыланышына ис-акылларың китәрлек. Миңа соңгы өч елда бер дә ялсыз эшләргә туры килде. Башта яңа эшкә күчү сәбәпле, бер ел ял бирелмәде.

Аннан укуга җибәрделәр һәм 1,5 елдан югарырак вазифага күчерделәр. Шул сәбәпле ялларым гел кичектерелеп килде. Һәм менә өч ел ял күрмәгән кешенең гаризасына, ниһаять, шеф кул куеп, 30 көнгә отпускага җибәрде. 

Аны-моны уйлап тормадым, ялымның барлык көннәрен дә диңгез буенда үткәрергә карар кылдым һәм шифаханәгә юллама алдым. Анда 21 көн булганнан соң кунакханәгә күчү максаты белән отельдә бүлмә броньләдем. 

Менә ул мин көткән көн! Зур хыяллар, алдагы ял турында уйланып, очкычкычта үз урыныма килеп утырдым. Самолет күккә күтәрелде. Шул мизгелдән минем ял турында уйларым юкка чыкты. Сәбәбе – минем артта утырган кечкенә бала иде. Очкыч һава күтәрелгәч үк ул мин утырган креслоның артына тибеп уйный башлады. Башта сабыр гына түздем. 20 минутлар узганнан соң баланың әнисенә кисәтү ясадым. Тагын 10-15 минут үткәч тә бу хәл туктамагач, кабат баласын тынычландырырга сорадым. “Мин баламны шулай тәрбиялим. Ул нәрсә тели, шуны эшләргә өйрәнеп үсә”, – дип чәчрәп чыкты миңа ана кеше. Стюардессаны чакыру да нәтиҗә бирмәде. “Гафу итегез, мин берничек тә ярдәм итә алмыйм шул”, – диде миңа мөлаем кыз. Һәм башка юл эзли башладым. Бу хатын артында утырган егет белән урыннарны алмашырга сорадым. Бәхеткә, ул егет гозеремә каршы килмәде.

Баласын “ирек”ле тәрбияләгән ананың артына килеп утыруым булды, шунда ук аның креслосы аркасына типкәли башладым. Ханым миңа кисәтү ясагач: “Мине әнием шулай тәрбияләде. Ничек телим, шулай эшлим”, – дип җавап кайтардым. Ачуы кабарган хатын стюардессаны чакырып карады, әмма аңа да мин ишеткән җавапны ишетергә туры килде. Бераздан ни күрәм, ана баласын тынычландырган. Бала да самолет тәрәзәсеннән болытлар карап бара иде. 
Ник безнең халык үз башына төшмичә селкенә башламый икән ул?! Аптыраш...

P.S. Синең үз балаларың юк, булса белер идең, диючеләр дә табылыр. Өч бала үстердем, берсе дә кеше янында үзен алай тотмый иде. Әтиләре дә тәрбия ягыннан нык булды. Инде хәзер оныкларым үсеп килә. Алар да әти-әниләреннән күреп үсә. Бар нәрсә дә тәрбиягә бәйле шул. 

Галия Шәрәфетдинова,
Казан.

Фото: http://pxhere.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading