“Көрән төстә, урам буйлап гаяр генә атлап килә, берәүдән дә шүрләми дә! Улавы сәер — этнеке шикелле, куганда ике метр сикерә, безнең як төлкесе түгел лә — борыны кыска, очлырак, колаклары озын, бите дә, колагы киң...”
Әнә шулай ди Минзәлә районының Дружбы авылы халкы. Авылга сәер төлке ияләшкән. Халык куркуда. Төлке кавеменнән булган җан иясе 20 июнь таңында Ольга белән Иван Чепаевлар ишегалдына кереп кош-кортларны ботарлаган. Төлке “бәйрәм” иткән мәлдә кошлар да тавышсыз калмагандыр, гөнаһ шомлыгына каршы, хуҗалары ишетмәгән. Гаилә башлыгы иртәнге сәгать биштә үз йомышын йомышларга чыккач ни күрсен — төлке “кәеф-сафа”да, тавыкларның кайсы башсыз, кайсы җансыз, ишегалды тулы яралы, дигәндәй...
— Иван көрәк тоткан, мин йөгереп чыгып, сәнәккә ябыштым. Икәүләп өстенә киләбез курыкмый да! Башта сарай стенасына ике метр биеклеккә сикерде, аннары бер генә томырылды — рәшәткә аша күршеләр бакчасына кереп тә югалды. Ике көн элек кенә бакчабыздан куып чыгарган идек без аны. Йоны йолкыш, төсе дә үзгә — безнең якныкы түгел. Инкубаторда үз тавыкларымның йомыркаларын салып 38 чеби чыгарган идем. Күгәрчен кадәр иделәр, 29 чебиемне харап иткән. Тугызының түшкәсен тапмадык та... Ике ай ярымлык бер каз бәбкәсен урлаган. Әле бүген чыгып санадым, 4 тавыгым да юк икән. 4 көн элек кенә шул җанварның урман ягына тавык ташыганын күргәннәр. Тавыкны көн саен санамыйбыз да бит. Рәхәтләнеп авыл буйлап йөри ул, кешеләрдән дә курыкмый! Төлкеләр болай да ияләшкән иде. Аларының безнең якларда яшәүчеләре, кыяфәтләре үк икенче — койрыклары йонлач, төсе дә җирән, зыян да салмыйлар. Ә бу бит төлкегә охшаган, тик төлке түгел. Кан тәмен татыгач, тагын килер инде. Хәзер бәбкәләрне дә, тавыкларны да гел ябып кына тотабыз — җәе буе да кояш күрмәсләр микән ни? Авыл халкының каз - үрдәкләре күлдә, ул аларны шуннан гына да чүпли ала, — ди Ольга Чепаева.
Дружба авылын өч яклап урман әйләндереп алган, бер ягыннан М-7 юлы үтә. Моңа кадәр киек җанварлардан зыян күрмичә яшәгәннәр дә... Хәзер бакчага чыгарга да куркалар. Чепаевлар гаиләсе авылга моннан 26 ел кайтып урнашкан, мондый бәлагә тарулары беренче.
—Элегрәк ишегалдына гади төлке кергән иде — этебез бәйдә килеш буып ташлады. Зур гәүдәле, усал иде анысы — үлде, монысы әле ике айлык кына, кечкенә. Аны да ул төнне ишегалдында кундырырбыз дип уйлаган идек, Аллаһы саклаган — кызганып чыгармадык, эт баласын да ботарлап ташлар иде, — ди Ольга ханым.
Чепаевлар утарында төлкегә азык җитәрлек — каз-үрдәкләр, куяннары күп, тавыклары ишле, әтәч бар. Әлегә...
Бәлки, бу каза авыл халкы телендә генә шаулар да, тормыш агымында төпкә ятар иде. Бәхетләренә, авылдашлары — Илгиз Фәйрушин районның авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли, терлек-туары да күп, тавыкларын да шушы төлке дигән җанвар сагалый — интернет челтәренә дә шомлы хәбәр аннан эләкте. Югарыдагылардан ярдәм сораучы да ул.
—Киченнән төлке безнең ишегалдына кергән иде. Эт елаган тавышка чыксам — эт янында утырып тора. Безнең эт курка тегеннән, токымлы нәселдән түгел бит. Иртән күршеләр йөгереп кергәч башка күсәк белән томырдылармыни — алга таба ничек яшәргә? 50шәр күркә белән ит чебиләре үстерәбез, тавыклар, 10 баш үгезем бар, эшкә бармыйча саклап утырырга калдыкмыни? Мин аны ата алмыйм — мөмкинлегем юк. Хакимият башлыгына кадәр кереп әйттем, мәсьәләне хәл итәргә сүз бирәләр дә. Төлке дә бит ничек йөрсә көн дә шулай иркенли бирә. Авылның әле бер башында, әле икенче очында күрәләр. Ярдәм итәргә килгән кеше генә юк. Аучылар да күренми... — ди Илгиз әфәнде.
Соңгы елларда табигатьнең холкы белән бергә үзәгендә кайнаган тормыш та үзгәрә төште. Урман-далаларда гына яшәгән хайваннар кешеләр янына, авыл тирәсенә якынайды. Узган ел аларны ласка дигән җанвар борчыган. Алары өчәү иделәр, дип сөйли Илгиз әфәнде.
—Ласка да бик куркыныч, кош-кортларның каннарын гына эчеп китә. Безнең тирәдә йөгерешеп, әй үзәгемә үткәннәр иде, берсен ялгыштан гына тоттым бит. Үтердем дә салдым бакча юлына. Икесе килеп, шуны күргәч, безнең тирәдә бүтән күренмәделәр. Адәм акыллары бар икән үзләрендә, дидем, үлемнән һәр җан иясе дә курка, — ди Илгиз әфәнде.
Мондый очракларда авыл кешесе иң беренче булып авыл җирлегенә хәбәр бирә. Дружбаны үз канаты астына алучы Аю авылы җирлеге башлыгы Айрат Галимов та иртүк бәлагә таручылар янына килә. Районның ветеринария берләшмәсе, Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитетының Минзәләдәге вәкилләренә дә ул шалтырата.
—Урманнарда ашарга кимеде, киек җанварлар авыл тирәсенә кайта башлады. Бер бездә генә түгел, тирә-якта шул хәл, сөйләшәбез бит. Аю авылыннан 9 чакрым ераклыкта урнашкан 72 йортлы авыл ул. Ике ел элек кенә 100 еллыгын билгеләп үттек. Бүгенге көндә 132 кеше яши. Ветеринария хезмәткәрләре ике көн элек кенә урман тирәләренә төлкеләргә дип котыру чиренә каршы махсус төймә сыман дарулы азыклар куеп киттеләр. Аны төлкеләр генә ашый, башка хайваннар авызына элеп тә капмый. Аларның эше шуның белән шул — башкасына җаваплы да түгелләр. Биоресурс комитеты вәкилләре егерьләрне җибәрде. Аларның килгәнен көтеп утырмый төлке, эзләп тә күрмәделәр, оясын да тапмыйча киттеләр. Алар аны Казахстаннан килгән дала төлкесе — карсак дип аңлаттылар. Ул бер җиргә генә төпләнми, безнең якта да яшәми, килеп китешедерме, үтеп барышлый борын төртүедерме... Агу куя алмыйлар, башка хайваннарга эләгүе бар. Ату сезоны да түгел әле. Авыл читенә, урман кырыйларына капкыннар алып килеп урнаштырырга сүз бирделәр, нишләрләр. Сакланганны саклармын дигән Хак Тәгалә. Авыл халкы үз ихатасындагы кош-кортларны, терлек-туарны үзләре сакласын иде. Коймаларны бигрәк итәргә кирәк... — ди авыл җирлеге башлыгы.
Ике метр биеклеккә сикерә алган карсактан биек коймалар гына саклый алырмы? Аннары авыл кешесе койманы да өч метр биеклектәге кирмән дивары сыман коя алмый. Нишләргә?
—Безнең дә вәкаләтләр чикле. Мәсьәләне югарыдагыларга җиткердек. Ау сезоны башлангач, төлкеләргә дип бирелгән лимит санын арттырсалар гына инде — миннән шундый тәкъдим. Тота алмагач, карсак турында нинди генә мифлар сөйләнсә дә мәсьәләнең чишелеше сүздә генә кала, — ди Айрат Галимов.
Авыл кешесенә, димәк, уяулыкны югалтмау, төннәрен, бигрәк тә таң алдыннан йоклап ятмау хәерле... Башкасын киңәш итүе авыр. Һәрхәлдә тагын шундый коточкыч очрак кабатланганчы, билгеле...
Комментарийлар