16+

Мөселманнар җәмигъ мәчетен җимерде

Әле узган атнада гына бу турыда кызу бәхәс бара иде, ә хәзер инде... Мәскәүдәге җәмигъ мәчетен җир белән тигезләгәннәр. Нинди көндә бит әле җитмәсә!..

Әле узган атнада гына бу турыда кызу бәхәс бара иде, ә хәзер инде... Мәскәүдәге җәмигъ мәчетен җир белән тигезләгәннәр. Нинди көндә бит әле җитмәсә!..

Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисенең урынбасары, Мәскәүнең һәм Россиянең үзәк төбәкләре мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов: «АКШтагы теракттан соң нәкъ 10 ел вакыт узгач, Мәскәүдә дә фаҗига булды», - ди бу хакта, Америкадагы сәүдә үзәге булган игезәк каланчаларны көтмәгәндә-уйламаганда шартлатуларын искә төшереп. Ә без, алдан белә торып та, мәчетне җимертүгә юл куйдык. Дөрес, бу вакыйга АКШтагы кебек кеше үлемнәренә түгел, бары тик милләтебез тарихыннан тагын бер битне ертып алуга, милли горурлык уятуга хезмәт иткән тагын бер тарихи һәйкәлебезне юк итүгә генә китерде. Менә шулай, баштан шауламыйбыз, дәшмибез, ә соңыннан, инде эш узгач, тарихи һәйкәлләрне сакларга, бер кирпечне дә ватарга юл куймаска, дип сөйләнгән булабыз. Аяныч, бик аяныч... Дөрес, мәчетне бәлки дистәләрчә тапкыр зуррак итеп яңадан торгызырлар. Әнә «Болгар» номерларын да торгызалар бит. Тик бу бина беркайчан да Тукай эзләрен саклаган бина булмаячак инде. Җәмигъ мәчете дә безнең бабаларыбыз салган, алар гыйбадәт кылган мәчет булмаячак. Терсәк якын булса да, тешләп булмый шул. Ә тарихи биналарыбызны саклап калырга була үзе. Моңа бары теләк һәм кеше ышанмаслык үҗәтлек, үз сүзеңә ышандырырлык көч-куәт кенә кирәк! Әмма безнең халык сүзенә түгел, ә үз-үзенә дә ышанычын җуеп бара бугай...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading