16+

Мөслимәләр вәгазь сөйли

Казанда мөслимәләр арасында беренче тапкыр вәгазь һәм сөйләм осталыгы бәйгесе уздырыла. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, ягъни 7 мартта Россия ислам университетында узачак бәйге «Җан һәм акыл авазы» дип исемләнгән. Бәйгенең максаты булып гел алга баручы җәмгыятьтә замана мөслимәсенең тоткан урынын, аның җәмгыять үсешенә нинди өлеш кертә алуын ачыклау тора. Бәйгедә...

Казанда мөслимәләр арасында беренче тапкыр вәгазь һәм сөйләм осталыгы бәйгесе уздырыла. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, ягъни 7 мартта Россия ислам университетында узачак бәйге «Җан һәм акыл авазы» дип исемләнгән. Бәйгенең максаты булып гел алга баручы җәмгыятьтә замана мөслимәсенең тоткан урынын, аның җәмгыять үсешенә нинди өлеш кертә алуын ачыклау тора.
Бәйгедә Казанның дини һәм дөньяви уку йортларында белем алучы, сөйләм осталыгына ия булган мөслимәләре көч сынашачак. Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренә караганда, бүгенге көнгә бәйгедә катнашырга 20 кеше теләк белдергән. Кызларга «Мөслимәнең җәмгыятьтә тоткан роле», «Мөслимәләр бизнеста», «Заманча җәмгыятьтә ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре», «Иреңне ничек бәхетле итәргә?!», «Ничек сөекле хатын булырга?!», «Мөслимәнең кунакчыллыгы», «Мөслимәнең спорт һәм сәламәтлеккә мөнәсәбәте» кебек темалар тәкъдим ителәчәк.
Әлеге чара кысаларында, жюри составындагы профессиональ мөслимәләрдән дә мастер-класслар, консультацияләр алырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading