16+

Наркоманнарга көн бетә

Татарстанда 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы айлык үткәрелә. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында булган матбугат конференциясендә игълан ителде.

Наркоманнарга көн бетә

Татарстанда 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы айлык үткәрелә. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында булган матбугат конференциясендә игълан ителде.

Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев: «Татарстанда 17 мең наркоман исәптә тора. Наркотиклар таралуына каршы, хокук саклау органнары белән берлектә, җәмәгатьчелекнең дә көрәшүе зарур», - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында. Татарстанда соңгы 2 елда гына да 1,5 тонна наркотик тоткарланылып, юк ителгән. «Интернетта наркотик тәкъдим итүче сайтлар бетереп барыла. Шәһәрләрдә һәм районнарда профилактик чаралар оештырылачак. Кеше күп булган урыннарга тартмалар куелачак, аларга наркотикларга каршы көрәш буенча тәкъдимнәрне һәм мәгълүматны язып салырга мөмкин», - диде Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин.
Элек героин һәм гашиш кулланылган булса, хәзер синтетик наркотиклар барлыкка китерелә һәм таратыла. Фаяз Шабаев: «Татарстан Президенты ярдәме белән республикага кеше организмында синтетик наркотикларның теләсә кайсы төрен ачыклый алучы заманча гаять камил медицина җиһазлары кайтартылды. Төнге клубларның эшчәнлегенә таләпчәнлекне көчәйтү буенча республика законы проекты әзерләнә», - дип искәртте.
«Наркотикларсыз тормыш» акциясе чорында түбәндәге «кайнар линия» телефоннары эшли:
Татарстан Республикасы Прокуратурасы - (843) 291-19-25;
Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек идарәсе - (843) 273-43-45;
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы - 052;
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркология диспансеры (843) 272-35-43;
Ата-аналар өчен ышаныч телефоннары:
Бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны (тәүлек буенча) - 8-800-200-01-22;
Психология хезмәте - 277-00-00; 277-41-80;
Үз-үзеңә кул салу (суицид) мәсьәләләре буенча кайнар линия (тәүлек буена) 279-55-80; 279-55-56;
Наркотикларга бәйле кешеләргә һәм аларның туганнарына ярдәм буенча ышаныч телефоны 554-14-27;
«Остров-1» үзәге (Казан, Чуйков ур., 79а) - 552-53-98;
«Остров-2» үзәге (Казан, Ново-Азинская ур.,2) - 279-15-62.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading