16+

Интернет аша наркотик сатучыларны эзәрлеклиләр

Татарстанда мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен "NET контент" конкурсы игълан ителде. Аны Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия наркотикларга күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, "Яшь гвардия" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының төбәк бүлеге оештыра. Конкурсның максаты - социаль челтәрләрдә наркотиклар сату белән шөгыльләнүче сайтларны фаш итү, шулай ук милләтара бәрелешкә,...

Татарстанда мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен "NET контент" конкурсы игълан ителде. Аны Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия наркотикларга күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, "Яшь гвардия" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының төбәк бүлеге оештыра.

Конкурсның максаты - социаль челтәрләрдә наркотиклар сату белән шөгыльләнүче сайтларны фаш итү, шулай ук милләтара бәрелешкә, террорлык актларына чакыручы төркемнәрне ачыклау. Бәйге ике этапта уза: 10 марттан 1 июньгә һәм 1 сентябрьдән 1декабрьгә кадәр.

- Республикада узган ел наркотиклар сатуга бәйле 336 җинаять ачылды. Яшьләрнең күбесе социаль челтәрләрдә утыра. Әгәр наркотиклар сатучы сайтларга юлыксалар, бу хакта "NET контент" конкурсына хәбәр бирсеннәр. Хәбәрне аноним рәвештә дә җибәрергә була. Шушы чарада актив катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, - диде Татарстан прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Россия наркотикларга күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев әйтүенчә, быел гына да Интернет аша наркотиклар тәкъдим итүче 240 адрес ачыкланган.

Республиканың наркотикларга күзәтчелек идарәсенең тәүлек дәвамында эшләүче "Кайнар элемтә" телефоны: 273-43-45. Наркотиклар таратучылар турында мәгълүматны әлеге телефон аша да җиткерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading