16+

Наркотикны телефон аша сата башлаганнар

Быел эчке эшләр бүлеге 170 меңнән артык кешене наркотик кулланганмы-юкмы икәнен тикшерергә җибәргән. Шулар арасыннан 2888 кешенең наркотик куллануы ачыкланган. Алар арасында 79 транспорт чараларын йөртүче һәм машина йөртү таныклыгы алырга дип мөрәҗәгать иткән 30 кеше дә бар.

Наркотикны телефон аша сата башлаганнар

Быел эчке эшләр бүлеге 170 меңнән артык кешене наркотик кулланганмы-юкмы икәнен тикшерергә җибәргән. Шулар арасыннан 2888 кешенең наркотик куллануы ачыкланган. Алар арасында 79 транспорт чараларын йөртүче һәм машина йөртү таныклыгы алырга дип мөрәҗәгать иткән 30 кеше дә бар.

Бу турыда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшү бүлеге җитәкчесе Андрей Алексеев хәбәр итте. Аның әйтүе буенча, 2012 елның соңгы 11 ае эчендә генә эчке эшләр бүлеге тарафыннан наркотик матдәләр белән бәйле 2486 җинаять эше ачыкланган. Бу - республиканың хокук саклау органнарында наркотиклар белән бәйле җинаять эшләренең 67 проценты дигән сүз. Андрей Алексеев: «Хәзерге вакытта традицион наркотиклар (героин һ.б.) кисәк кенә кими башлады. Аларга алмашка, синтетик наркотиклар ясау өчен, яңа психоактив матдәләр ала башладылар. Безнең белгечләр ел башыннан 48 төргә якын яңа психоактив матдә теркәделәр, шуларның 7се закон тарафыннан тыела», - дип билгеләп үтте.
Быелның гыйнвар-ноябрь айларында ТР эчке эшләр бүлеге наркотиклар сатуның 1242 фактын теркәгән. Соңгы вакытта җинаятьчеләр наркотик сатуның «элемтәсез» ысулын файдалана башлаганнар, ягъни сөйләшүләр, сату-алу эше телефон, терминаллар һ.б. аша гына башкарыла. Быел мондый ысул белән наркотиклар сату буенча 11 җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре наркотиклар кертә торган 13 эре каналны яба алганнар, 51 наркопритонның эшчәнлеген туктатканнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading