Шаяртумы, ахмаклыкмы, әллә протестмы?
Россиядә тугандаш каберләргә, Мәңгелек ут һәм Хәрби Дан монументларына вандаллар һөҗүмнәре ешайды. Хәтерне мәсхәрәләүчеләр үзләренең ямьсез гамәлләрен видеога төшерә һәм моны социаль челтәрләргә элә. Шуннан лайк җыя.
Тәрбия яки акыл булмаумы? Шушы көннәрдән Казанның Горький паркында яшүсмерләр Мәңгелек утны сүндермәкче булганнан соң Россия хәрби дан символларын мәсхәрә итү турында җинаять эше кузгатылды.
«Россия Тикшерү комитеты башлыгы Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе В.А.Липскийга җинаять эшен тикшерү барышы һәм ачыкланган шартлар турында хәбәр итәргә кушты», – дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитеты мәгълүмат үзәгендә. Өч яшүсмер ут янында кулларын җылытудан, аты-юлы белән сүгенүдән, ә соңыннан утны кар сибеп сүндерүдән дә кулайрак гамәл таба алмаган, күрәсең. Битараф булмаган кешеләр бу хәл турында полициягә хәбәр иткән. Урынга тиз арада тәртип сакчылары килгән. Яшүсмерләрне полиция бүлегенә алып киткәннәр. Шунда ук аларның әти-әниләрен дә чакыртып китергәннәр. Әңгәмәдән соң үсмерләр гафу үтенү белән видео яздырганнар. Бу хәл үсеп килүче буынның хәрби дан символларын мыскыл итүенең беренче очрагы гына түгел. Нәрсә бу? Тәрбия яки акыл булмаумы?
Ут белән көрәш Россиядә ата-бабалар хәтерен мыскыллау әледән-әле булып тора. Социаль челтәрләрдә яшүсмерләр арасында бу “мода”га әйләнгән икән инде.
- Мәңгелек ут янына килеп, аннан тәмәке кабызу яки хәрби дан мемориаллары янында яшьләрнең кыланулары, аларны мәсхәрә итүләре -мизгелле хайп (үз-үзеңне күрсәтергә омтылу – ред.иск.), - дип сөйләде «безгә хокук саклау структураларындагы үз чыганагыбыз. - Мондый гамәлләр өчен җәзага караганда, социаль челтәрләрдә дан казану беренче урынга чыга. Менә аларны тоттылар, штрафка тарттылар, һәм шуннан? Иптәшләре аның белән башка исәнләшмәсләр дип уйлыйсызмы? Киресенчә, дәртләндерәчәкләр, видео астына лайклар куячаклар. Мондый гамәлләрне җәмәгатьчелек тарафыннан шелтәләү, җәза бирү институты юк. Аның сүзләренчә, тоткарлаганнан соң еш кына яшьләргә аларның нинди урынны мәсхәрә итүләрен һәм ни өчен аның шул урында урнашуын аңлатырга туры килә. - Патриотик тәрбия бирүдә, мәгариф системасында иң зур җитешсезлек бу. Әлбәттә, бөтен җирдә дә түгел. Бүген кайбер яшүсмерләр Бөек Ватан сугышы, кем белән көрәшүебезне, кайчан җиңү яулануы турында белми диярлек. Кызганыч, моның белән без көн саен очрашабыз, — дип өстәде ул.
Тәрбия эше җитми - Мондый күренешләр массакүләм характерда дип әйтмәс идем, – ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев . – Балалар белән генә түгел, адекват булмаган өлкәннәр белән дә аерым очраклар булды. Хәер, проблема бар һәм аны хәл итәргә кирәк. Монда, минем карашка, балалар белән тулы канлы тәрбия эшен торгызырга кирәк. Бу гамәлдәге Административ хокук бозулар турындагы кодекс нормалары кысаларында җәза бирелергә тиешле әти-әниләр белән эшләү генә түгел. Әлеге процесска мәктәпләрне дә киңрәк җәлеп итәргә кирәк. Килешәсездер, хәзер мәктәпләр турыдан-туры тәрбия эшеннән бераз аерылган. Аларны хезмәт күрсәтә торган учреждениеләргә әверелдерделәр, бу очракта – белем бирүгә кагыла. Ә тәрбия функциясе формаль рәвештә башкарыла торган өстәмә эш буларак бара. Төп гаеп, әлбәттә, әти-әниләрдә. Әмма монда шуны аңларга кирәк: алар да бит аерыла. Кемдер мондый хәлгә нык кайгырачак, җавап тотачак, балалары белән тәрбия эшен ныгытачак. Ә кайсылары бармак аша гына карый, аларны Административ хокук бозулар турындагы кодекс белән куркытсаң да юк, көлеп кенә куячаклар.
Мәктәпләр, минемчә, балаларны тәрбияләүдә үз ролен көчәйтергә, мондый күренешләр булган очракта да алар билгеле бер мораль җаваплылык тотарга тиеш. Ассызыклыйм, бу җаваплылык репрессив түгел, ә нәкъ менә әхлакый булырга тиеш. Бәлки, шул ук «Мөһим сөйләшү» дәресләре кысаларында тагын да мәгънәлерәк тәрбия эшен оештырырга кирәктер. Сүз уңаеннан, үз вакытында мәктәп укучыларының Мәңгелек ут янында мактаулы каравыллары бер дә начар традиция булмады. Хәзер, әлбәттә, бу тәҗрибә буенча төрле караш, фикер очратырга мөмкин, әмма төрле вариантларны сынап карарга, балаларны тәрбияләүдә гамәли өлешне көчәйтергә кирәк. Тәкъдим буларак, бәлки, мәктәп укучыларын мемориаллар, һәлак булган сугышчылар каберләре территориясен карау буенча вакытлы эшләргә җәлеп итүне оештыру вариантын карарга кирәк булыр иде. Бу патриотик тәрбияне предметлырак итә, әңгәмә конкрет эш белән ныгытылачак. Аерым мәктәпләрдә мондый тәҗрибә кулланыла, әмма, ни кызганыч, ул системалы характерда түгел.
Төбәкне өйрәнүне янәдән тергезергә Россия Федерациясенең мактаулы укытучысы, укытучы-блогер, «Телефондагы тарихчы»каналы авторы Надежда Доронина мондый хокук бозуларны җәзасыз калдырырга ярамый дип саный. – Кызганычка каршы, өлкәннәр бары тик катгый ысуллар белән генә тәрбияләнә - штрафлар, төрмә срогы, кулга алу һәм халык алдына чыгарып гаепләү. Нәкъ менә шул вакытта, бәлкем уйлана башлар, – дигән фикердә ул. Ә 4 бала әнисе, «Хәят» халык инициативаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру буенча АНО директоры, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән ачылган “Солдатка ярдәм итү” проекты җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова туган якның тарихын, атаклы татарстанлыларның язмышын һәм төбәкне өйрәнүне янәдән тергезергә кирәк, ди.
– Мондый очраклар күбрәк булган саен, без балаларга туган җир тарихын, каһарманнарыбыз турында тизрәк өйрәтә башларбыз. Кайчандыр Арчада «Мин – Арча баласы» дигән искиткеч проект «яшәде». Аның кысаларында укучы бала туган як тарихын, якташ Бөек Ватан сугышы ветераннары тормыш юлын өйрәнгән һәм бу турыда сыйныфташларына сөйләгән. Мондый проектлар дистәләрчә, меңнәрчә булырга тиеш. Уттай янган күзләре белән, тамак төбенә төер утырган килеш бабаларыбызның бөек батырлыгы турында сөйләүче остазлар булырга тиеш. Алар волонтерлар һәм волонтерлык хәрәкәтләре җитәкчеләре дә булырга мөмкин. Мәктәпләрдә фильмнар күрсәтергә, йөрәк белән язылган, җаннарны актара торган китаплар укырга кирәк. Әйтик, «Ожившая история», «Военный дневник Тани Вассоевич»... Бу көннәрдә беренче эшем итеп балалар белән Мәңгелек утка барачакмын һәм тагын бер кат аларга радиоалгычтан ишетелгән, газета битләреннән укылган хәбәрнең илләр тормышын, миллионлаган кешеләр язмышын шулай кинәт һәм кискен үзгәртеп җибәрүе турында, Бөек Җиңү турында искә төшерәчәкмен, – дип күз яшьләре аша сөйләде безгә Гөлнара.
“Яшьләрнең үзеннән башка яшьләр өчен берни дә юк” Ләкин тарихны онытабыз дип зар атып, гаепләп кенә без алга китә алмаячакбыз. Иң мөһиме сүзләр түгел, ә гамәлләр. Яшүсмерләрнең кайнап торган энергиясен кирәкле юнәлешкә юнәлтү кулайрак. – Татарстанда балалар. яшүсмерләр, студентлар үзләрен күрсәтә алсын өчен мөмкинлекләр бик күп. Төрле түгәрәкләр, патриотик клублар, спорт секцияләре – болар барысы да җәмгыятьтә җайлашырга һәм яхшы компаниягә ия булырга ярдәм итә, – ди КФУ ветераннар Советы Президиумы әгъзасы, КФУ мәгариф департаментының әйдәүче белгече Румия Мостафина. – Яшьләр, студентлар белән эшне киң җәелдерергә, аларны куәтләргә, патриотик рухта проектларны гамәлгә ашырырга гына кирәк. Әйтик, хәзерге вакытта мәгарифтә остазлык темасы «Мәгариф» илкүләм проектында үзәк темаларның берсе булып тора. Аның эчтәлеген тарихка, каһарманлылык темасына юнәлтергә, массакүләм мәгьлүмат чараларында геройларыбыз турында язарга, яшьләрдә җәмәгатьчелеккә хезмәт итү күнекмәләрен үстерергә, волонтерлык хәрәкәтен җәелдерергә мөмкин. Боларның барысында да яшьләр үзләре катнашса, нәтиҗә дә уңай булачак. Миңа Татарстан Яшьләр министрлыгының шигаре ошый. Анда менә болай диелгән: “Яшьләрнең үзеннән башка яшьләр өчен берни дә юк”. Кемдер башкалар турында ерактан гына күзәтә, фикер алыша, гаепли алабыз, әмма бу бернинди дә уңай нәтиҗәгә, эшкә китермәячәк. Гамәлләр кирәк. Безнең КФУда бу юнәлештә киң кырлы эш алып барыла. Бүген ветераннар оешмаларының төп бурычларының берсе – үсеп килүче буынга халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм традицияләрен тапшыру. Без тарихыбызны сакларга, яшьләргә Ватаныбыз тарихының тарихи битләре турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә, яшьләр алдында хәзерге вакытта алып барыла торган рухиятебезне торгызу сәясәтенең максатларын һәм бурычларын ачарга тиешбез. Бу мөһим эшкә җирле Советлар каршындагы хезмәт, сугыш, сугыш хәрәкәтләре ветераннарыннан торган төркемнәре зур өлеш кертә. Һәр гаиләнең үз тарихы, үз батырлары бар Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби, разведка ротасы командиры Артур Әсхәдуллин патриотик тәрбияне гаиләдән башларга дип ассызыклады. – Энем белән бергә без хәзерге вакытта хезмәт итәбез, – ди Артур. – Безне әти-әниебез традицион, шул исәптән патриотик кыйммәтләрдә тәрбияләде. Тормышта иң мөһиме-матди байлык түгел, ә кешеләргә файда китерү, тормышта үз урыныңны табу һәм эшчәнлегеңнән канәгатьлек алу дип үстерделәр безне. Бәлки, заманча мәктәп, мәгариф бу планда эшләп бетермидер. Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау – әби-бабаларыбыз әманәте. Һәр гаиләдә онытылмаслык истәлек-хатирәләр саклана. Һәр гаиләнең үз тарихы, үз батырлары бар. Сугышта катнашкан бабайларыбызны белергә, мәңге онытмаска, үзебездән соң килгән буынга түкми-чәчми тапшырырга тиешбез! Менә хәзер махсус хәрби операциядә күпме егетебез чын геройлык үрнәген күрсәтә. Алар турында да онытмаска, аларның тарихын барларга кирәк дип саныйм.
РФ Җинаять кодексының 214нче маддәсе буенча (“Вандаллык”). вандаллык, ягъни биналар яки башка корылмаларны мәсхәрәләү, җәмәгать транспортында һәм урыннарында милеккә зыян салу 50-100 минималь хезмәт хакы яки хөкем ителүченең бер айлык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә, яки 120-180 сәгать мәҗбүри эшләү, ягъни 6-12 ай төзәтү эшләре, яки өч айга кадәр кулга алыну белән җәзалана. РФ Җинаять кодексының 214 маддәсе. Вандаллык ягъни биналарны яисә башка корылмаларны мәсхәрәләү, җәмәгать транспортында яисә башка урыннарында милеккә зыян салу 40 мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең өч айга кадәрге чорда хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яисә 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яисә бер елга кадәр төзәтү эшләре, яисә өч айга кадәр кулга алыну белән җәзалана. Бер төркем затлар тарафыннан кылынган шул ук гамәлләр, шулай ук сәяси, идеологик, раса, милли яки дини нәфрәт яки дошманлык мотивлары буенча яки нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт яки дошманлык мотивлары буенча - өч елга кадәр срокка иреген чикләү, яки өч елга кадәр срокка мәҗбүри эшләр, яки шул ук срокка иректән мәхрүм итү белән җәзалана.
Фикер Менделеевск районының Камай төп гомуми белем бирү мәктәбе тарих укытучысы Айрат Миңнәхмәтов: – Кайбер яшьләрнең Рәсәйнең төрле почмагында шундый вәхшилек кылуларын ишетепме, йә укыпмы беләм. Бик кызганыч гамәл бу. Минем фикеремчә, бу тәрбиядә генә гаеп түгел. Бу кайбер яшьләрнең җәмгыять кагыйдәләренә битараф булу, үз үткәненә генә түгел, киләчәгенә дә кул селтәп карау, бер көн белән яшәү. Дуслары алдында, яки шул ук интернет аркылы үзләрен текә итеп күрсәтү теләге, минемчә. Мәктәптә ватанпәрвар, волонтерство эше алып барыла, шунысы әйбәт. Алып барылмаса андый вандалларның саны, бәлкем, күбрәк тә булыр иде алайса. Казанда да шундый хәл булуы бик аяныч. Тарих битләрен барлау өчен интернетны да бит дөрес ача белергә кирәк. Яшь кешегә "кыек-мыек" фикерне бик тиз сеңдерә алалар. Мәктәп андый эшкә өндәмәс. Җүнле ата-ана да һәйкәлләрне, зыяратларны вату. җимерүне яклап чыкмас.
Кайбыч районының Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе баш белгече Алсинә Кузьмина: – Балаларның начар юлга басуында күп очракта ата-ана үзе гаепле. Тормыш темпы кызу, мәшәкатьләр күп. Яныбызга ярдәм, киңәш сорап килгән балага игътибар итәргә мөмкинлек тапмыйча: "Әлегә вакытым юк, соңрак …" - дип җавап биргәнебезне сизми дә калабыз. Ә менә нәкъ шул вакытта без балабызга бик кирәк. Кайда гына булмасын, шәһәрдәме, райондамы, яшьләр эшсезлектән тилмерә. Без үскәндә, кирәкмәгәнгә бер генә минут та юк иде. Әле караңгы төшкәнче эшләрне эшләп бетерсәң, анысына да "рәхмәт". Авыл җире буенча әйтәм, балаларга әти-әни эш кушмый, балаларны да өйдәге эшләр буенча җаваплы итеп куерга кирәк. Әлбәттә, хәленнән килгәненә. Ә шәһәргә килгәндә төрле түгәрәкләр бик күп, юк-барны эшләп йөргәнче, кирәк якка бөтен көчен куйдырырга кирәк. Җәза ягыннан да, катырак җавапка тарттырырга кирәк. Аз күләмле штраф, яки кисәтү белән генә берни дә үзгәртә алмыйбыз. Административ хокук бозулар буенча кодекска төзәтмәләр кертү турында да хөкүмәтебез бераз уйлансын иде. Ана сөте белән кермәгәнне, без генә үзгәртә алмыйбыз. Дөрес юнәлеш алу, тәрбия, туры юлдан алып бару - гаиләдән килә, әти- әни тәрбиясе. Бер генә әти- әни дә баласын: "Улым яки кызым, син начар юлны сайла", дип әйтми, биредә бары дөрес вакыт бүлеп, күңеленә үтеп җиткерә белергә кирәк.
Татарстандагы мәңгелек утлар Татарстан Җөмһүриятендә берничә мәңгелек ут бар:
Казан - Җиңү Паркы, Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышланган һәйкәл янында. Казан - Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы янында. Казан - Юдино бистәсендәге Дан Аллеясе Алабуга - Яр буе урамында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хәтеренә багышланган Мәңгелек ут Яшел Үзән - Ленин урамы, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хәтеренә багышланган Мәңгелек ут Түбән Кама - Октябрь 50 еллыгы урамында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хәтеренә багышланган Мәңгелек ут.
Совет Социалистик Республикалар Берлегендә (ССРБ) беренче мәңгелек ут Тула өлкәсендә 1955 елда яндырылган, 1957 елда - Ленинградта, 1958 елда - Акъярда, 1961 елда - Мәскәүдә.
«Мәңгелек ут яна мәйданнарда» Мәңгелек ут — ялкыннардан һәйкәл — һәлак булганнарга сугышта. Мәңгелек ут — алар сулышы ул, тоташылган безнең сулышка. Алар исән безнең күңелләрдә, дәвамнары — безнең гомерләр. Алар миндә яши, алар синдә яши, алар бездә мәңге яшәрләр! Булыйк кына лаек алар буынына алмаш булып килгән без — яшьләр!.. Мәңгелек ут яна мәйданнарда — күк йөзенә төшә шәүләсе. Алда — тормыш, бөтен барлыгында — яшисе дә безгә, яшисе...
Рөстәм Фәйзуллин.
Комментарийлар