16+

«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан»

Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.

«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан»

Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.

Йомышы ни икән дип, ачарга булдык. Йомышы бер инде аның - акча сорау. Эчәргә. Әҗәткә алган.

«Бергә яши башлаган көнебез бит безнең бүген. Ә ул теге нәмәрсәсе янына чыгып киткән. Шунда инде ул, шунда. Аңа яшьләр, чибәрләр кирәк. Мин карт шул инде, - дип еларга ук тотынды бераз төшереп алган күршебез. - Таксига акча биреп торыгыз әле, барып тотып кайтыйм тегене. Тынычлана алмыйм шунсыз».

Үзеннән 17 яшькә яшьрәк егет белән яшәгәнен белә идем инде Флера апаның. «Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан, барыбер бер ташлап чыгып китәр, аннан бала табып ятмыйм әле дидем», - дигән иде, бер керүендә ачылып китеп. Үсеп башлы-күзле булган бер малае, бер кызы, оныгы бар инде үзенең. Туганнары да күп бугай, әмма алар белән аралашып яшәми ул. Ир дигәне карап торышка таза-сау кеше, кайдадыр эшләп тә йөри кебек. Флера апа үзе дә, танышкан чакта: «Мин кирәкле кеше, ярдәмем тими калмас. Салым инспекциясендә эшлим», - дигән иде. Әйтергә кирәк, кайбер көннәрдә алардан да бай кеше юк - ирнең эшләгән акчасын алырга да парлашып, такси белән генә баралар алар.

Ул көнне ишекне тагын әллә ничә шакыды әле. Таксига акча биреп чыгарып кына да котылып булмады аннан. Йөргән нәрсәсе яныннан ирен алып кайтырга киткән апабыз үзе генә кайтып кергән булып чыкты. Үкереп елап ишек шакыгач, тагын моң-зарын тыңламый булмады күршенең. «Минем янга кайтмас инде ул хәзер, калыр инде шул хатын янында. Миңа хәзер кем карасын, нишлим?

Кадерләгәннең кадерен белмәгән нәрсә, үзем ашамаганны ашатам, үзем кимәгәнне кидерәм бит мин аңа», - дип өзгәләнгән хатынны кызганып та куйдык. «Ашаган җиренә сыер да кайта, Флера апа, елама, кайтыр», - дип, юата-юата, ишек төбеннән көчкә озаттык. Хаклы булганбыз икән. Рәхәт тормышка ияләнгән ир, йөреп туйгач, кайтып җиткән. Бергәләшеп тәмәке пошкырткан ир белән хатын яныннан узып фатирга кереп киткәндә: «Мондый язмыштан үзең сакла, Ходаем», - дип уйладым мин.

"ШК" архивыннан
Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading