16+

«Ник мин кеше өчен яр чистарып йөрергә тиеш?!»

Без бит табигатьтән ала беләбез, бирергә теләмибез.

«Ник мин кеше өчен яр чистарып йөрергә тиеш?!»

Без бит табигатьтән ала беләбез, бирергә теләмибез.

Тарихи болынлыклар урынына җәйрәгән Куйбышев сусаклагычы сулыгына – Имәнкискә диңгезе яры буена төштем. Су өсте тигезлеге түбәнлектә. Шуңа бардым димибез, төштек дибез. Күңелсезләнеп мендем. 

Күреп белмәгәч, гел матур итеп күзаллый идем. Җирле халык су буена төшәргә атлыгып тормый бит ул. Бу тирәлекне үз итеп татарстанлылар рәхәтләнеп пляжда ята. Дулкыннар бәргән ярдан суга кергәндә төрледән-төрле төстәге вак ташларның төсләре шулкадәр аермачык күренә – су чиста иде. Сулык эченә атлап кергәндә дә ышанычлы адымнар белән атлыйсың – аяк асты тип-тигез ком гына...

Ә хәзер бер полоса таллар, әйтерсең утыртып чыгылган алар. Их, шуларны тамыры тирәнгә киткәнче тартып чыгарсаң... Су эчендә дә тал посадкасы үсә инде хәзер рәхәтләнеп. Безнең мәчет турысы артында юк ул, үткән ел алып ташладык. Комлыгын да ел саен тырмалар белән тартып чистартабыз. Шуңа безнең артта җәйнең матур көннәрендә, читтән килеп, машиналар белән шунда кадәр кереп, ял итеп яталар.

Яр буйлап, дулкын китереп сылаган бер сөям калынлыктагы үлән 3-4 метрга җәелеп, исе-хушы белән сазлыкны хәтерләтә хәзер. Кама буе үзенең матурлыгын җуйды. Бер карасаң, табигатьнең кайбер урыннарын билгеле бер хуҗага бирү дөрес тә. Түләүле булсын, җыештыручы хезмәткәрләре дә булыр. Җирләр аерым хуҗага беркетелү процессы (шулай дип язам, ай, сатылуы бар, дип бер дә язасы килми бит) гел бара бит инде. "Уртак малны эт тә җыймас" диләр. Без бит табигатьтән ала беләбез, бирергә теләмибез. Ягъни кем соң, тал баса дип, су эченнән тал йолкып йөри? Су буе "ник мин кеше өчен яр чистарып йөрергә тиеш әле?!" дигән горурлыкны җиңгәндә генә матур була.

Табигать-ана дигән тирән мәгънәле сүзне кем белми?! Суда үсемлек үскәч, аның яшел үсентесе бар һәм булачак. "Кама диңгезе" шәп дип, күңелләнеп булмас шул, бу килештән. 

Яздым инде, социаль челтәрдә дә, "Авылдашлар" төркеменә дә. Сүзем бит, авылдашларга гына түгел! Әйтик, кызынырга, ял итәргә түгел,  яр чистартырга килеп төштеләр, ди, менә Казаннан! Уены-чыны бергә! Игелекле сәфәр була бит бу! Су бит чигенә ул, чигенгән чакта ул тал ботакларын алып чыгу берни түгел. Теләк, максат кына кирәк. Табигатьне яратырга, кайгыртырга кирәк! Тик адәм баласы ала белә, бирергә теләми шул.

Гүзәл Галләмова
Лаеш, Имәнкискә


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading