16+

Нинди һөнәр кирәгрәк?

IT-технологияләр һәм программалаштыруга махсуслашкан IT-белгечләргә бүген сорау зур. Бу гаҗәп түгел, чөнки компьютерлар кулланылмаган тармак юк диярлек. Шуңа да программалаштыру белән ныклап шөгыльләнгән яшь белгечнең югары хезмәт хаклы эш урынын табачагына шик юк.

Нинди һөнәр кирәгрәк?

IT-технологияләр һәм программалаштыруга махсуслашкан IT-белгечләргә бүген сорау зур. Бу гаҗәп түгел, чөнки компьютерлар кулланылмаган тармак юк диярлек. Шуңа да программалаштыру белән ныклап шөгыльләнгән яшь белгечнең югары хезмәт хаклы эш урынын табачагына шик юк.

Нанотехнологияләр өлкәсендәгеләр. Әлеге вакытта Россиядә нанотехнологияләрне үстерү һәм гамәлгә ашыру ил хөкүмәтенең максатчан федераль программасына кертелгәнлектән, якын киләчәктә машина төзелешендә, космик технологияләрдә, медицина һәм азык-төлек тармагында нанотехнология белгечләренә сорау артачак дип көтелә.
Финанс буенча консультант һәм аналитик. Россиядә бу белгечләрне идарә итүче компанияләрдә һәм банкларда табарга мөмкин. Кредит экспертлары, финанс буенча аналитиклар һәм финансларга бәйле башка төр белгечләрнең эш хакы да, карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге дә югары.
Маркетолог-базарны өйрәнүче. Маркетологлар товар җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче компанияләр өчен базарны өйрәнә, мәгълүмат туплый, продукциясен яки хезмәтләрен сату юлларын ачыклый. Алар шулай ук үз фикерләрен, тәкъдимнәрен дә кертә ала.
Юристлар, адвокатлар. Якын киләчәктә юрист һөнәре үзенең әһәмиятен югалтмаячак әле. Зур булмаган юридик практикадан соң сәясәттә дә, кулланучылар хокукларын яклауда да югары үрләр яуларга мөмкин. Өстәвенә, хезмәт хакы да югары.
Сәүдә. Сәүдә өлкәсендә эшләргә уйлыйсыз икән, сәүдә вәкиллегендә вакансияләр җитәрлек. Әлбәттә, җиңел эш түгел. Әмма бу өлкәдә тәҗрибә туплап, ныклы урнашкан кеше яхшы гына керем дә ала. Соңрак ул әлеге бизнеста тагын да югарырак үрләр яулый. Димәк, сәүдә белгечлеге алудан куркырга ярамый.
Офис хезмәткәрләре. Секретарь, клиентлар белән эшләү буенча менеджер, эш башкаручылар... Болар бик үк дәрәҗәле вазифалар түгел. Әмма аларның карьера яулауда яхшы старт булып торуы турында онытырга ярамый. Әгәр сез Word, Excelне яхшы үзләштереп, факс, ксерокс белән эш итә беләсез икән, нинди дә булса компаниягә җиңел урнаша аласыз.
Укытучылар. Бу һөнәр ияләренә беркайчан да эшсезлек янамаячак. Алар дәүләт яклавына алынган. Аннан соң, гади укытучыдан директор вазифасына һәм министрлык хезмәткәренә кадәр күтәрелү мөмкинлеге дә юк түгел.
Табиб, шәфкать туташы, фармацевт. Без алардан башка кая барабыз?! Бу һөнәр нинди генә заманда да юкка чыкмаячак. Югары категорияле табибка эш урыны җитәрлек. Шәхси һәм түләүле медицина үсеш алган чор әлеге тармакны тагын да табышлы итә.
Медицина өлкәсеннән психоаналитик һөнәрен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Россиядә психоанализ буенча сертификатлы белгечләр әлегә бик аз. Яшәү ритмы тизләнүен күзалласак, киләчәктә бу белгечләр күпләп таләп ителәчәк.
Эшчеләр. Бу өлкәдә вакансияләр беркайчан да бетеп тормаячак. Эретеп ябыштыручы, токарь, химик-технолог һәм инженер-технолог, оптик-механик, исәпләү-контроль приборлары буенча слесарь, эксплутацияләү һәм эзләнү скваживаналарын бораулаучы, технологик компрессорлар машинисты һөнәрләренә аеруча сорау зур. Аларның эш хаклары да начар түгел. Яңа технологияләр камилләшкән бу заманда элемтә һәм телекоммуникацияләр инженерлары, энергетиклар, экологлар, логистлар, шулай ук катлаулы җиһазларны сату һәм әлеге җиһазларга хезмәт күрсәтү буенча белгечләр дә хезмәт базарында югалып калмаячак. Проектлаучыларга, төзелеш буенча белгечләргә, архитектура һәм төзелеш җиһазларын сату һәм аларга хезмәт күрсәтү һөнәрләренә дә сорау елдан-ел арта бара. Илдә торак-коммуналь хуҗалыгында үзгәртеп корулар бара. Бу, үз чиратында, киң профильле белгечләр дә таләп итә.
Гомумән, кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр болар белән генә чикләнми әле. Шунысы гаҗәп, зур сорау белән файдаланылган һөнәрләр арасына җылылык-энергетика комплексы белгечләре кермәгән.
Хөрмәтле дуслар! Үзең тырышлык салмасаң, бер генә һөнәр дә канәгатьлек һәм матди иминлек китермәячәк. Шуның өчен иң элек дөрес юл сайлап, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәнергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading