Табигатьтә көзне кышлар, язлар алмаштыра. Кеше тормышына килгән көзләр генә башка китми. Алай да, язлар үтте, көзләр җитте дип, ямансулап утырмыйбыз. Хәер, һәр чорның үз матурлыгы, күркәмлеге. Еллар күтүмкәсе зурая барган саен, тормыш кыйммәтләренә карата караш үзгәрә, нәрсәләрдер инде артык йөккә әйләнә, бәһасен югалтып, төшеп тә кала. Өлкән яшьтәгеләр өчен...
Өлкәннәр көне дә ел саен бик җылы үтә. Бергә эшләгән хезмәттәшләребез, яраткан оешмабыз җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән очрашу өчен оештырылган бик җитди вакыйга бит бу.
Оешмада барысы 46 кеше лаеклы ялда (эшләмәүче пенсионерлар). Иң өлкәннәренә инде 80 яшьтән артык. Яшьләребезгә 55-60 тирәсе. Һәр ел саен, көзен чебешләрне санагандай, оешмабыз җитәкчелеге, профсоюз оешмасы без пенсионерларны бик зурлап, олылап, мул табынга чакыра, өстәвенә, азык-төлек белән тулы күчтәнәчле пакетлар да биреп җибәрәләр.
Бер очрашу - үзе бер гомер, диләр бит. Биектау, Балтач, Әтнә, Кенәр, Дөбъяз һәм Арча якларыннан җыелдык без ул көнне. Һәрберебез, эшләгән вакытларны искә алып, хатирәләрне яңарттык, ул вакыттагы кыенлыклар һәм күңелле вакыйгаларны сагынып сөйләдек, бүген арабызда була алмаган, бакый дөньяга күчкән хезмәттәшләребезне искә алдык. Оешмабызның безне олылавы моның белән генә дә чикләнми: әле ай саен, пенсиябезгә өстәп, 600 сум акча алабыз, елга бер тапкыр бушлай транспорт бирелә.
Яраткан газетабыз «Шәһри Казан» аша оешма пенсионерлары исеменнән җитәкчеләребезгә - директорыбыз Раиф Гыйльмулла улы Сибгатуллинга, ветераннар советы рәисе Наил Закир улы Сабировка рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Эшләрендә зур уңышлар, үзләренә сәламәтлек, иминлек-тынычлык, гел менә шулай очрашып, хәл-әхвәл белешеп яшәргә насыйп булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар