16+

Өйдән системалы рәвештә  чыгып киткән балалар аерым игътибарга мохтаҗ

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгачак.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырыла торган яшүсмерләр категориясен арттырырга тәкъдим ителә. 

-  Вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырыла торган яшүсмерләр категориясе федераль закон тарафыннан билгеләнгән. Закон проекты исә күрсәтелгән категория исемлеген киңәйтүне күз уңында тота, - диде ул алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында. - Сүз үзәкнең авыр тормышта яшәгән яки социаль куркыныч хәлдә калган балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдәге профилактик мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалану турында бара. Даими яки вакытлыча яшәү урыныннан системалы рәвештә (бер ел дәвамында өч һәм аннан да күбрәк) чыгып киткән балалар аерым игътибарга мохтаҗ. Хәзерге вакытта өйдән чыгып киткән балигъ булмаганнарның кайда булуын билгеләгәндә, аларны яңадан дәүләт учреждениеләренә җибәрергә кирәк. Үзәккә урнаштыру яшәү урынына кайтуыларын гарантияле тәэмин итәргә, шулай ук гаиләдән үз теләге белән китү сәбәпләрен, балигъ булмаганның гомеренә яисә сәламәтлегенә куркыныч янаган фактларны ачыкларга ярдәм итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading