16+

Патриархлар арасында – беренче очучы, очучылар арасында – беренче патриарх

Казан патриарх Кириллны көткән иде. Бу хакта алдан ук хәбәр ителеп, гыйбадәтханәләрдә чакыру билетлары да таратылды. Татарстан башкаласына беренче визиты вакытында патриарх берничә монастырьда һәм Благовещенск чиркәвендә булырга тиеш иде. Әмма визит башка вакытка күчерелгән һәм казанлыларның патриархны кайчан күрәсе билгеле түгел. Патриарх Кириллның әлегә Казанда булганы юк. Без аның...

Патриархлар арасында – беренче очучы, очучылар арасында – беренче патриарх

Казан патриарх Кириллны көткән иде. Бу хакта алдан ук хәбәр ителеп, гыйбадәтханәләрдә чакыру билетлары да таратылды. Татарстан башкаласына беренче визиты вакытында патриарх берничә монастырьда һәм Благовещенск чиркәвендә булырга тиеш иде. Әмма визит башка вакытка күчерелгән һәм казанлыларның патриархны кайчан күрәсе билгеле түгел. Патриарх Кириллның әлегә Казанда булганы юк. Без аның...

Казан патриарх Кириллны көткән иде. Бу хакта алдан ук хәбәр ителеп, гыйбадәтханәләрдә чакыру билетлары да таратылды. Татарстан башкаласына беренче визиты вакытында патриарх берничә монастырьда һәм Благовещенск чиркәвендә булырга тиеш иде. Әмма визит башка вакытка күчерелгән һәм казанлыларның патриархны кайчан күрәсе билгеле түгел.
Патриарх Кириллның әлегә Казанда булганы юк. Без аның турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып-ишетеп кенә беләбез. Кем ул патриарх Кирилл? Берәү дә дөньяга теге яки бу юлны сайлармын, дин әһеле булырмын дип килми. Һәркемнең үткән юлы бар, ә менә патриархның нинди булган ул?
Узган атна ахырында патриарх Кирилл Мәскәү Дәүләт университетында узган халыкара конференциядә чыгыш ясады. Бу чыгышны мин дә телевизордан бераз тыңладым. Зур аудиторияне үзенә каратып, дөрес һәм аңлаешлы итеп сөйли белә патриарх. Бу, әлбәттә, аның озак еллар төрле уку йортларында эшләп, тәҗрибә туплау нәтиҗәсе. Сүз уңаеннан, әлеге конференциядә аңа МДУның абруйлы докторы дигән мактаулы исеме бирелде. Патриархның мондый дәрәҗә-исемнәре аз түгел. Аңа, 65 яшь тулу уңаеннан, Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы Аллахшөкер Паша-задә «Шәех-әл-Ислам» ордены тапшырган иде.
Владимир Гундяев (патриархның чын исеме) 1946 елда Ленинградта туган. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул чыгышы белән мукшы, патриарх Мордовияне кече ватаны дип саный. Әтисе - өлкән механик, соңрак рухани булып китә. Әнисе - немец теле укытучысы, абыйсы - Санкт Петербург дини академиясенең профессоры, сеңлесе - православие гимназиясенең директоры. Бабасы диндар кеше була, гомеренең 30 елын төрмәләрдә үткәрә. В.Гундяев, урта мәктәптә сигез сыйныф белем алганнан соң, Төньяк-Көнбатыш геология идарәсенең Ленинградтагы комплекслы экспедициясенә эшкә урнаша. Биредә эшләү чорында мәктәптә укуын дәвам итә. 1965 елда Ленинград дини семинариясенә укырга керә, митрополит таләбе буенча, бер елда ике курсны тәмамлый. 1970 елда дини академияне тәмамлый, кандидат дәрәҗәсе ала. Тагын дүрт елдан, 28 яшендә, үзе укыган академиянең ректоры итеп сайлана. 1983 елдан Мәскәү дини академиясе аспирантурасында укыта. Узган гасырның 70 нче еллар уртасыннан башлап 2009 елга хәтле патриарх Кирилл төрле шәһәрләрдә төрле дәрәҗәдә руханилык итә.
Студентлар белән чираттагы бер очрашу вакытында ул: «Чиркәүнең революциягә хәтле зур кимчелеге - көчле интеллигенция булдыра алмау», - дигән иде. Ул бүген дә шул юнәлештә, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү өстендә зур эш алып бара. МДУда узган конференциядә дә сүз шул хакта барды. Узган ел, Сириягә визиты вакытында, патриарх болай дигән иде: «Безнең барыбызны да экстремизмны дин белән бутап күрсәтергә теләүләре борчый. Моңа яшь буынның диннән ерак булуы, аның асылын аңламавы сәбәпче. Кешелекнең киләчәге бүген шәхеснең әхлакый тәрбиясенә бәйле. Шуңа күрә без - төрле дин вәкилләре, бергә эш итәргә тиеш». Мондый даирәне биләгән кешегә дини белем генә аз, дөньяви белем дә кирәк шул. Патриарх заман белән бергә атлый. Интернетта социаль челтәрләрдә аның үз бите бар.
Билгеле шәхес буларак, патриарх Кирилл турында төрле сүзләр дә ишетергә мөмкин. Әйтик, Украинага визиты вакытында җирле журналистлар аның кулында 30 мең евролык «Breguet» сәгать күреп алганнар. Берәүләр аны, Көнбатышта бизнесы бар һәм Ватиканнан «туклана», дип гаепли. Чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары патриархны советлар чорында КГБ белән элемтәдә булган дип яза.
Патриарх Кириллның әлегә хәтле яшәлгән тормыш юлында кызыклы вакыйгалар шактый. Ул спорт белән шөгыльләнә - тау чаңгысында шуарга, йөзәргә, җәяү йөрергә ярата. Өендә овчаркалар асрый. Бусы әле бер хәл, Кирилл - дөньяда бердәнбер патриарх-очучы. Ул 19 тапкыр «МИГ» самолетында өйрәнүләр үткәргән һәм югары пилотажның барлык фигураларын да ясаган. Ә киләчәктә космоска очарга теләге барлыгын да белдергән. Ул чагында иң беренче рухани-космонавт та безнең илнеке булачак. Билгеле, әгәр кытайлар менеп өлгермәсә.... Һәрхәлдә, Кирилл патриархлар арасында - беренче очучы, ә очучылар арасында беренче патриарх булып калачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading