"Без проблемаларга тирәннән карарга күнеккән. Кайсы вакытта чүгәләп, тормышка сабыйлар күзлегеннән карау мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә булыша", - диде Россиядә бала хокукларын яклаучы Павел Астахов.
Ул Казанда "Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе" проекты вәкилләре белән очрашты. "Сәләт" яшьләр үзәгендә узган әлеге чарада Татарстан Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Гүзәл Удачина, республиканың премьер-министр урынбасары Васил Шәйхеразиев та катнашты.
"Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәләре" Татарстанның һәр муниципаль хакимиятендә бар. Казанда алар хәтта берничә. Барыгы 53 урында балалар борчыган мәсьәләләр һәм сораулар белән үзләре кебек үк балаларга мөрәҗәгать итә ала. Проектның төп максаты яшьләрнең проблемаларын чишү, хокукларын аңлату. Татарстанда бала хокукларын яклаучы Гүзәл Удачина, район хакимиятләре белән берлектә иҗтимагый булышчылар җаваплы вазифа башкара. Алар үз эшчәнлекләре белән таныштырды. «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәләре" вәкилләре тиздән "Куркынычсыз селфи" проектын гамәлгә ашырырга телиләр. Павел Астахов әлеге проектны хуплап, куркынычсыз селфи үрнәген дә күрсәтте - балалар белән үзе дә фотога төште. Яңа проект авторлары исә, Татарстанда селфи ясар өчен уңайлы урыннарны атады. Әйтик, Казансу ярында урнашкан гаилә үзәгенең өске катыннан шәһәрнең бар матурлыгы күренә. Шулай ук селфи ясау куркынычсыз булган күп кенә урыннарга «янут хуплый" дигән рәсемнәр ябыштырырга уйлыйлар.
Павел Астахов битараф калмаган тагын бер проект - Дөнья китабы. Биредә һәр милләт баласы үзен борчыган проблеманы чагылдыра алачак. Мәскәү кунагы әлеге проектның аеруча да уңышлы икәнен искәртте. Әмма, кайбер сораулар туа. Чит илдәге балага бу китап ничек барып ирешер? Шуңа да эшне 115ләп милләт халкы яшәгән Татарстаннан башларга киңәш итте Павел Астахов.
- Республикагызда яшәгән һәр милләт баласы үз тамырлары, халкы турында язса да бик әйбәт булачак, аннары чит ил балалары өчен китапның электрон форматын булдыру турында уйларга була, - диде ул.
Чара бик җанлы барды. Балалар Павел Астаховка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, нинди гадәттән тыш сәләткә ия булыр идегез дигән сорауга җавапны балалар белән бергә эзләде Павел Астахов. Бер укучының: "Бар кешене дә дәваларга телим" дигән җавабы күңеленә хуш килде булса кирәк, "Мин дә кешеләрне акылсызлыктан, ялганлаудан, саранлыктан дәвалар идем", диде. Аның фикеренчә, балалар белән киңәшләшү ярдәм итә. Иҗтимагый кабул итү вакытында балаларның катнашуы файдага. Балалар үзара һәрчак яхшырак аңлаша. Мәсьәләне чишү авыррак булганда, урыннарны алмаштырып, үзеңне авыр хәлдә калган кеше урынына куеп карага киңәш итте.
Спикер әйтүенчә, һәр төбәктә дә бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкилләрнең балалар иҗтимагый берләшмәләре эшләп килә. Кайдадыр ул яшьләр парламенты, кайдадыр яшьләр хакимияте дип атала. Хәтта ятимнәр йортларында да үз президентларын сайлыйлар. Ничек кенә булмасын мәктәп укучылары арасында барлыкка килгән мондый хәрәкәтләргә өмет зурдан. Әлеге проектлар яшәргә тиеш. Ә аларга эшләү өчен шартлар тудыру, теләктәшлек күрсәтү олылар эше,- диде Павел Астахов.
Россиядә бала хокукларын яклаучы Павел Астахов:
- Бизнеска кертелгән һәр сумнан керем алырга күнеккәнбез. Әмма, балалар белән алай була алмый. Бала турында сүз барганда, чыгымнар күп сорала. Әмма, еллар узгач сабыйларга тотылган һәр сум йөзе белән әйләнеп кайтачак. Бала хокукларын полиция хезмәткәрләре, хөкемдарлар да якламый, бу җаваплылык әти-әни өстендә. Бары ата-ана гына баланың төп саклаучысы. Балаларга гадел, намуслы булырга киңәш итәм. Борчуыгызны әти-әниегездән яшермәгез, алар сезне ишетәчәк, тыңлаячак. Дөреслек булганда гына гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, дуслык булачак. Һәркемгә гаилә ныклыгы телим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар