16+

Президент хаҗ кылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккәдә гомрә - кече хаҗ кылып кайтты. Гомрә ул - Мәккәгә хаҗ кылу өчен билгеләнгән айда түгел, ә теләсә кайсы вакытта бару.

Президент хаҗ кылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккәдә гомрә - кече хаҗ кылып кайтты. Гомрә ул - Мәккәгә хаҗ кылу өчен билгеләнгән айда түгел, ә теләсә кайсы вакытта бару.

Президент җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе әгъзалары - Казан мэры Илсур Метшин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, республиканың Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Ак Барс» банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов дөньяда иң эре мәчетләрнең берсе саналган Әль-Хәрамда булдылар. Рөстәм Миңнеханов хаҗ кылудан соң делегация әгъзалары исеменнән Мәккә провинциясе җитәкчелегенә һәм шәхсән аның әмире Фейсал әль Саудка, кече хаҗ кылуны оештырган өчен, рәхмәт белдерде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Әкъмәлетдин Ихсан углы чакыруы буенча эш визиты белән барган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading