16+

Президент һәм мэр хоккейны шәп уйный

Кичә Казанның Спорт сарае бозында Алексей Морозов белән Илья Ковальчук көч сынашты. Матч өч ел рәттән үткәрелгән «Чын йөрәктән» акциясе кысаларында үтте. Өч мең ярым кешегә исәпләнгән трибуна тулган, бу матчны үткәрү нәтиҗәсендә 17 млн сум акча җыелган. Ул былтыр фаҗигале төстә һәлак булган Ярославль «Локомотив»ы уенчыларының туганнарына биреләчәк. Уен...

Хоккей «йолдызлары» көрәшендә Казанның «Ак Барс» командасы капитанына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Куркынычсызлык советы секретаре урынбасары Рәшит Нургалиев, Россия икътисади үсеш министры урынбасары Андрей Клепач, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, фигуралы шуу буенча Олимпия призеры Илья Авербух һәм Данис Зарипов, Алексей Чупин, Илья Никулин кебек «Ак Барс» йолдызлары ярдәм итте, капканы Казан хоккее ветераны Виктор Ткачев саклады.
Илья Ковальчук командасында легендар хоккейчы Вячеслав Фетисов, хоккей буенча дөнья чемпионнары Евгений Малкин һәм Павел Дацюк, СКА хоккей клубының Директорлар советы рәисе Геннадий Тимченко уйнады. Капкада «Спартак» ХКның директорлар советы әгъзасы Алексей Тарасов торды.
Уен бик кызу булып чыкты. 13:13 белән тәмамланган матчны тагын ничек әйтәсең инде. Республикабыз һәм шәһәребез җитәкчеләре дә хоккейны шәп уйныйлар икән. Рөстәм Миңнеханов - 4, Илсур Метшин 3 гол кертеп, матчның иң яхшы бомбардирлары буларак танылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading