16+

«Pussy Riot»ка булган суд карарын күпчелек хуплый

Быелның февраль аенда «Храм Христа Спасителя»дә «Pussy Riot» панк-төркеме үткәргән акция Россиядә генә түгел, хәтта чит илдә дә зур яңгыраш алды. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге һәм Җәмәгатьчелек фикере фонды моңа бәйле рәвештә үткәргән социологик сораштыруларның нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, күпчелек әлеге «панк-мобелен»ны...

Быелның февраль аенда «Храм Христа Спасителя»дә «Pussy Riot» панк-төркеме үткәргән акция Россиядә генә түгел, хәтта чит илдә дә зур яңгыраш алды. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге һәм Җәмәгатьчелек фикере фонды моңа бәйле рәвештә үткәргән социологик сораштыруларның нәтиҗәләрен бастырып чыгарды.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, күпчелек әлеге «панк-мобелен»ны (мобелен ул - кыска гыйбадәт) хулиганлык буларак (августта бу сан 34 процент, ә апрель аенда 46 процент) билгели. Акцияне дини изгене мыскыллау дип кабул итүчеләр (апрель аенда бу сан 21 процент булса, августта ул 24 процентка кадәр үскән) икенче урында тора. Респондентларның 15 проценты, төркем кызлары бу адымны игътибарны җәлеп итәр өчен эшләгән, дип уйлый. «Pussy Riot» акциясен экстремизм дип санаучылар 4 проценттан 7 процентка кадәр арткан. Сораштырылучыларның бары 1 проценты гына аны чыгыш, заманча сәнгать дип саный. Акциядә сәяси мәгънә күрүчеләр исә 13 проценттан 11гә кадәр кимегән. Респондентларның 46 проценты суд карарын хуплый (төркем кызлары ике елга колониягә хөкем ителделәр). Шуларның 2/3се җәзаны туры килә дип санаса, калганнары аны бик йомшак дип исәпли. 33 процент исә суд карарын артык каты, ди.
Җәмәгатьчелек фикере фонды нәтиҗәләре буенча, җавап бирүчеләрнең 66 проценты төркем уздырган акциягә тискәре карый, бары 2 процент кына аны уңай кабул итә. Респондентларның 13 һәм 12 процентына барыбер яки алар җавап бирергә авырсыналар. Күпчелек, ягъни җавап бирүчеләрнең 53 проценты, суд карары дөрес, ди. 27 процент кына капма-каршы фикердә тора. Күпчелек «Pussy Riot» акциясе тирәсендә чит илдә кузгатылган шау-шуга тискәре фикерен белдерә яисә аларның моңа әллә ни исләре китми. Сораштырылучыларның 56 проценты әлеге шау-шу Россиягә булган мөнәсәбәткә тәэсир итмәячәк дигән фикердә тора, ә 30 процент җавап бирергә кыенсынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading