16+

Путин илдә халык саны кимемәячәк дип ышандыра

Владимир Путин сайлау алды мәкаләләре сериясен дәвам итә. «Гаделлек төзү. Россия өчен социаль сәясәт» дигән чираттагы мәкаләсен ул кичә «Комсомольская правда» газетасында чыгарды. Премьер-министр бу өлкәдәге проблемаларны һәм аларны нәтиҗәле рәвештә чишү юллары турында яза.

В.Путин быел 1 сентябрьдән югары уку йортларындагы хезмәт хакын төбәктәге уртача хезмәт хакына кадәр күтәрү бурычын куйды. 2013-2018 елларда югары уку йортлары профессорлары һәм остазларының хезмәт хакы бу төбәктә яшәүчеләрнең хәленнән ике мәртәбә яхшырак булырга тиеш. Табибларга да шундый киләчәк тәкъдим итә ул.
Якындагы 4 ел эчендә балалар бакчаларына чиратларны юкка чыгару да әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора.
В.Путин үз язмасында, пенсия яше арттырылмаячак, дип билгеләп үтә. Шулай ук студентлар мәсьәләсенә дә туктала. Мәкалә авторы фикеренчә, стипендия 5 мең сумга кадәр күтәрелергә тиеш. Премьер-министр классик музыкага, театрга, рәсем сәнгатенә, архитектурага, шулай ук әдәбиятка, тарихка һәм балалар классикасына багышланган каналлар булдыру турында уйлый.
Халыкны торак белән тәэмин итү буенча да тәкъдимнәре бар. В.Путин торак төзегәндәге коррупцион басымны һәм бюрократик схемаларны юкка чыгару чараларын тәкъдим итә. Әлеге программа торакка бәяне 20 процентка, кайбер урыннарда 30 процентка кадәр киметәчәк.
Экспертлар исәпләвенчә, 2050 елга халык санының 107 миллионга кадәр кимү куркынычы яный икән. Әгәр халыкны саклау буенча ниятләрне тормышка ашыра алсак, 2050 елда илебездә 154 миллион кеше булачак, дип ышандыра В.Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading