16+

Һәр тавыш әһәмиятле

Россиядә 22 майда, бердәм алдан тавыш бирү көнендә, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар сайлыйбыз.

Һәр тавыш әһәмиятле

Россиядә 22 майда, бердәм алдан тавыш бирү көнендә, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар сайлыйбыз.

Дәүләт Думасына рәсми сайлаулар быелның 18 сентябренә билгеләнгән. «Бердәм Россия» сәяси партиясе депутатлыкка кандидатларны алдан ук барларга кереште. Праймеризда, ягъни алдан сайлап карауда кандидат буларак, бердәмроссиялеләргә генә түгел, ә һәркемгә катнашырга мөмкинлек бирелде. Праймеризда башка партияләрдә әгъза булып торучылар, шулай ук хөкемгә тартылган кешеләр катнаштырылмый.
«Бердәм Россия» сәяси партия­сенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган праймеризга 62 кеше депутатлыкка кандидатлыкка кандидат сыйфатында теркәлде. Кандидатлар республика шәһәрләрендә һәм районнарында йөзләрчә очрашулар үткәрде. Сайлап карауда билгеләнелгән 36 дебатта депутатлыкка кандидатлар кем - үзләре белән, кем программалары белән таныштырды. Сайлау кампаниясенең быелгы яңалыгы - туры эфирда телевизион дебатлар оештырылды.

«Бердәм Россия» сәяси партиясе таләп итеп куйганча, кандидатлар бер-берсенә яла ягарга, тупас мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш түгелләр иде. Сайлап карау алды көрәшендә кагыйдәләрдән читкә тайпылыш булмады. Праймеризга теркәлгән партиясез кандидатлар сайлаучылар белән очрашуларда һәм дебатларда «Бердәм Россия» сәяси партиясенең демократик рухта эшчәнлек үткәрүенә ихластан соклануларын әйттеләр. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы булып тормагач, депутатлыкка кандидатларны барлау праймеризына теркәмәсләр, дип шикләнгән икән кайберәүләр. Россия Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатлары праймеризны хуплап, аның сайлаучылар белән актив очрашулар мөмкинлеге тудырганлыгын бәяләделәр. Сәясәткә тәүге адымнарын ясаучыларга праймериз «сәясәт мәктәбе» булды.
- Татарстан - акыллы фикерләр, идеяләр тудыручы бөек рес­публика. Праймериз алдыннан сайлаучылар белән очрашуларда, дебатларда яңгыраган фикерләр һәм тәкъдимнәр «Бердәм Россия» партиясенең эш планнарына кертеләчәк, - диде «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.
«Татарстан-җәмәгатьчелек фикере» республиканың 16 районында өч мең кешенең фикерен белешкән. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, бүгенгә әйдаманнар - Россия Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатлары - Фатыйх Сибагатуллин (Идел буе округы), Илдар Гыйльметдинов (Мәскәү округы), Айрат Хәйруллин (Түбән Кама округы) һәм депутатлыкка кандидатлыкка алдан сайлап карауга теркәлгән - Әлфия Когогина (Чаллы округы), «Казметрострой» предприятиесе генераль директоры урынбасары, Казанның элеккеге вице‑мэры Иршат Минкин.

Альберт Дементьев, хезмәт ветераны:
- Казанда җирле органнарга утыз ел депутат булып сайландым. Депутатлыкка кандидат өчен һәр сайлаучының тавышы әһәмиятле. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның республика өчен тырышканлыкларын беләм, яңалык-хәбәрләрне күзәтеп торам. Депутатларның яңа корпусы социаль мәсьәләләргә - халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә, мәгарифкә, торак-коммуналь тармакка игътибар бирсен иде.

Фирдәүсә Әкрамова, пенсионер:
- Алдан сайлап карауның 22 майда булачагы турында беләм. Дәүләт Думасына чын сайлауларның быелның 18 сентябрьдә узачагын да беләм. Монысына да, сентябрьдә узачагына да барам, Алла боерса. Депутатка наказым да әзер: Короленко урамындагы 19нчы йортның ишегалдын һәм бакча рәшәткәләрен төзекләндерергә кирәк.

Александра Власова, пенсионер:
- Тумышым белән Спас районының Болгар бистәсеннән мин. Казанда хезмәт юлым узды. СССР чорында да сайлауларны калдырмадым, хәзер дә гражданлык вазифамны үтәячәкмен. Унике мең сум пенсия алам, шәһәр җирендә яшәүчеләр өчен бик аз бу. Депутатлар гади халыкка да лаеклы пенсияләр билгеләү турында уйлансыннар иде.

Илмира Кәлимуллина,
студент:
- Кама Тамагы районы кызы мин, Казанда бухгалтер белгечлегенә укыйм. Узган ел Спортның су төрлә­ре буенча дөнья чемпионатында эшләдем. Праймериз үткәрелүе турында беләм, тавыш бирергә барам. Стипендияләр көндәлек тормыш өчен җитәрлек түгел, булачак депутатлар шул хакта да уйласын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading